ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Алар составында Баландыш җирле үзидарәсе дә бар иде. Без халыкка кишер, чөгендер, суган, кызыл һәм кара миләш, балан, кабак, кабачки, йомырка, бал, кышка әзерләнгән банкалы салатлар, кайнатмалар, бәйләнгән башмак-носкилар һәм башка товарлар тәкъдим иттек. Шәһәр халкы без алып килгән әйберләрне бик теләп алды һәм икенче атнага тагын килегез дип чакырып калдылар.

На этом заседании было  заслушано выступление Главы местного самоуправления Юсупов Р.М., и Заместителя Главы района Фатхуллина А. Г. Также был избран новый Глава местного самоуправления  Мухаметшин Р.Ш.

Уен формасында алар үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар һәм әдәпле кешегә имтихан уздылар.

Шәтке урта мәктәбе, Теләче урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Кукмарадан «Зенит» командасы, Яна Кенәр мәктәбе командасы, Арча1, Арча 2 командалары – барлыгы 7 команда катнашкан әлеге ярышларда гомуми катнашучылар саны 63 иде.

Җәй буе Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләде. Безнең хезмәтебез нәтиҗәсендә мәктәбебез, тирә-якка ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Без шулай ук яшелчәләр үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бигрәктә кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыеп алабыз. Чөнки алар составында кеше организмы өчен кирәкле витаминнар күп.

Ангина белән авырганда тамакны кишер согы белән чайкыйлар. Яңа уылган сусыл кишер ашауның да файдасы бар. Азканлылык, атеросклероз чирләре вакытында, күз күрүе начарланганда, эч кипкәндә көн саен 100 грамм уылган кишер ашыйлар.  Үт куыгында, сидек куыгында, бөердә таш булганда термос­та 3 аш кашыгы кишер орлыгына 3 стакан кайнар су коеп 8 сәгать төнәтәләр. Суынган төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 стакан эчәләр. Искәрмә. Бөер-таш авыру­ла­рының көчле формасы белән авырганда кишер ашаудан тыелырга кирәк. Сәламәт кеше дә кишер соклары белән бик мавыкмасын иде. Артыкка китсә, баш авырта, биткә бетчә чыга, температура күтәрелә, сөяк буыннарында авырту сизелә.

Әлеге конкурста Шәдкедән Мухаметхановлар, Теләчедән Нәҗметдиновлар һәм Майсурадзелар семьясы катнашты.

Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында китапханәче, мәдәният йорты  мөдире патриотик акция үткәрде. Тынычлык символы булган күгәрченнәр беркетелгән шарлар мәдәният йортының "Бәхетле балачак" берләшмәсенә йөрүчеләр тарафыннан, күгебездә һәрвакыт тынычлык булуын теләп, зәңгәр күк йөзенә озатылды. Акциянең максаты   патриотизм, батырлык, тәвәккәлек сыйфатлары тәрбияләүдә иде.   

20 нче  сентябрьдә  Теләче урта мәктәбендә 3 нче сыйныф  укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. Укучылар тантаналы рәвештә Татарстан Варислары берлегенә кабул ителде. Бәйрәм барышында яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар,  үз көчләрен сынап карадылар. Югары сыйныф укучылары аларны оешманың уставы,  кагыйдәләре белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International