Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр.Күптән түгел зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына көзге экскурсиягә чыктылар. Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән көзге табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, каен агачы тирәсендә әйлән-бәйлән дә җырладылар. Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үсеп чыккан гөмбәләрне, кырмыска ояларын күзәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Балаларны урманда ташлап калдырылган чүпләр бик борчуга салды. Әлеге темага шөгыльләрдә бик күп сөйләнелгәнлектән, балалар әлеге күреншкә битараф кала алмадылар. Өйдә әти-әниләргә, олылырга һәм кечеләргә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга сүз бирделәр. Без дә, кечкенәдән табигатне яратучы бала аны пычратуга юл куймас, экологияне саклар диеп өметләнәбез.
Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Атналык кысаларында 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча чара үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. Чарада гаилә иминлеген профилактикалау һәм балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Шакиров Ф. М., балигъ булмаганннар белән эшләүче комиссия саркатибе Ханафиева М.Ф. балалар алдында профилактик чыгыш ясадылар.
Алар уен формасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар һәм әдәпле кешегә имтихан уздылар.
Чара барышында "Яман белән юлдаш булма" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу кичә балаларны начар гатәтләргә иярмичә, спортны үз итәргә, физкультура белән шөгыльләнергә чакырды.
Бу көннең максаты-ил эчендә дә, милләтләр арасында да тынычлыкны ныгыту. 21 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова мәдәният йорты директоры белән берлектә "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы, тыныч тормыш символы - ак күгәрченнәр турында, дөньяның бөтен кешелек өчен әһәмияте турында белделәр.
Китапханәче наркоманиянең зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар наркотик препаратларның зыяны турында яктырткан «Җирнең бөтен төсләре –наркотикларга каршы» дип исемләнгән тематик буклетларга ия булдылар.
Наркотикларның куркыныч матдә булуын аңлатты,әңгәмә вакытында яшүсмерләргә буклетлар, белешмәләр таратылды. Очрашуның төп максаты булып -беренчедән, наркотиклар таралышын кисәтү, икенчедән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар үткәрү каралган иде.