Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Көзге кросста” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды
25 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «Пирамида» күӊел ачу үзәгендә ПАО «Лукойл» тарафыннан оештырылган социаль һәм культура проектларыныӊ IX республика Конкурсына нәтиҗәләр ясау церемониясендә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов, ПАО «ЛУКОЙЛ» президенты Вагит Алекперов һәм Татарстан Республикасы дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Быелгы конкурс комиссиясенә республиканыӊ 45 районыннан 610 гариза булып, шулардан 146 проект җиӊүчесе дип табылды.
Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар.Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. 25 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм алды уңаеннан өлкәннәребез һәм тыл ветераннарының өйләренә барып күчтәнәч пакетлар тараттылар.
Тәрбияви чара буларак әлеге концерт програмасын укучылар ошатты. Рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
Анда балалар башваткычлар чиштеләр, берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр.
«Әдәби көз» күргәзмәсенең китап һәм журналлары, алтын көзнең картиналары белән иллюстрацияләнгән, көзге кәефне тоярга ярдәм итәләр.
А. Пушкин, Ф. Тютчев, А. Фет, С. Есенин шигырьләрен көз турында укылган әсәрләрне анализлагач, безнең укучыларыбыз көзнең бөтен матурлыгын күрсәтә торган рәсемнәрен алып килә башладылар. Шулай итеп, безнең китапханәдә һәр яшь рәссам үз рәсемнәрендә көзен белдерде.
Бу ел фасылы,башкаларыннан үзенең алтын яфраклары,сихри матурлыгы белән аерылып тора.Көзге матурлыкны күреп күңел шатланса да,ул бераз гына моңсу да ел фасылы,чөнки тиздән көннәр суыта,яңгырлар башлана. Шушы ел фасылының матурлыгы,аның үзенчәлекле яклары белән таныштыру максатыннан Алан авылы китапханәчесе балалар бакчасы тәрбиячесе белән көзге табигатьтә экологик дәрес оештырдылар. Балалар белән көз һәм аның кеше тормышындагы урыны турында әңгәмә үткәрелде, белемнәрен ныгыту өчен көз сүрәтләнгән китап һәм журналлар тәкъдим ителде.
Әлеге әдәби чара якташыбыз Дания Гайнетдинова иҗатына багышланды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар.
Обойти стороной весь лесной фонд при размещении дорог, линий связи, нефте-, газо- и иных трубопроводов –невозможно. Однако, при его использовании должны соблюдаться правила, установленные государством. Одно из них – формирование участков под линейные объекты и оформление прав на него.