Акция барышында авыл мәдәният йорты һәм китапханә территорияләре җыештырылды. Айдар авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре һәм китап укучылар белән берлектә агач утырттылар.
Балалар белән берлектә китапханә һәм клуб тирәсенә агачлар утыртылды. Шулай ук Бөтендөнья чисталык көнен дә бәйрәм иттеләр. Китапханә һәм клуб территориясендә массакүләм җыештыру үткәрелде.
Максабаш авылы китапханәчесе балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты.
Чарада Узәк урта мәктәбенең 37 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.
Китапханәче Хазипова Ф.А. чараны табигать исеменнән кеше табигатьнең бер кисәге булуы һәм аны җимереп без үзебезгә зыян эшләбебез турында хат уку белән башлап җибәрде. Репортер балалардан интервью алды, балалар сорауларга бик эчтәлекле җаваплар бирделәр.
15 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчеседә“Каенкай” ясле – бакчасында әкият укуны оештырды. “Әкияттә кунакта ” дип исемләнгән балалар иртәсендә А. Алишның (тууына 110 ел ) һәм башка язучыларның әкиятләре укылды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, әкиятләрнең рәсемнәрен карадылар.
Балалар язучысы А.Алишнын тормыш юлы, ижаты, батырлыгы турында сойләнде, экиятләре кычкырып укылды.
Әлеге очрашуда хаҗ сәфәрендә булып кайткан Хайрутдинов Фанис белән әңгәмә оештырылды.
Кояшлы җылы җәйге көннәрне әкренләп яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыра. Көзгә кергәч, салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары да арта, билгеле. Салкыннар башлану белән грипп дигәне дә озак көттерми.
Бу авыру белән без ел саен диярлек очрашабыз. Гриппны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр ел саен гриппка каршы вакцинаны даими ясатып килә.