Сәяхәтнең максаты әлеге төр һөнәр ияләренә мәхәббәт уяту,полиция хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү торды. Ишек төбеннән балаларны ачык йөз белән өлкән инспектор Нәҗмиева Р.Р., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Яруллина Д.Г. каршы алды. Алар үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар, нинди җаваплы һәм авыр, әмма ләкин мәртәбәле хезмәт икәнен горурланып сөйләделәр. Балалар музейда да булдылар, Зарипова Ф.Ш., Зиннатуллина А.Р.милициянең оешу тарихы белән таныштырдылар, кубоклар, грамота, дипломнар нинди хезмәтләр өчен бирелгәнен, фотосурәттәге вакыйгалар турында сөйләделәр. Аеруча нәниләрдә кинолог-эт турындагы әңгәмә бик кызыксыну уятты. Этне ничә яштән, нинди алымнарга өйрәтергә була, нәрсә ашатырга, нинди әмерләр өйрәтергә- барысы да кызык, макыктыргыч булды балаларга. Шулай ук патруль машиналар белән танышу, утырып сигналга басып карау да бик ошады.
Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, әчтәлекле булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып, балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Алиш язучы да, батыр да” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Олы Мишә авыл китапханәсе активлары белән "Яшел Россия" акциясе кысаларында көзге өмәләр дәвам итә. Территорияләрне чистарту, чүп-чардан арындыру буенча эшләр башкарыла. Табигатьне саклау буенча әлеге массакүләм чарада китап укырга яратучы балалар бик теләп катнашалар.
А.Алиш күпкырлы язучы. Аның әсәрләре балаларның һәр буынына да кызыксыну уята. Алиш үзенең әкиятләрендә хайваннар образын ачык чагылдырып, кешелекнең кимчелеген күрсәтеп бирә.
А.Алишның 110 еллыгына Шәтке авылы китапханәсендә «Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә килгән балаларга әдәби таныштыру үткәрелде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучылары, китапханәче Галимуллина К.Х. сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Мәдәни көндәлекләр, аларны тутыру үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Китапханәче узган елгы конкурс нәтиҗәләренә анализ ясалы һәм укучыларга нинди чараларда катнашырга кирәклеген аңлатылды. Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенде.Әлеге чарадан укучылар канәгать калдылар. Мәдәни көндәлек тутыру буенча чараларда теләп катнашачакларын әйттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигматуллинның 22.08.2018 №48251 хаты буенча Балалар иҗат үзәге 10нчы сентябрь һәм 5нче октябрь аралыгында учрежедениенең инфраструктура, материаль-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентаризацияләү кампанисендә катнаша.
Аларны мәктәптә башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар .
13 сентябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры урманчылык хезмәткәрләре белән очрашып «Керим әле урманнарга, урманнар арасына...» исеме белән әңгәмә үткәрде. Урманнның роле, аны саклау һәм яклау турында мәгълүматлар җиткерделәр. Моннан тыш, урманчы һөнәре, аларны саклау, янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйделәр һәм әлбәттә әлеге өлкә буенча белем алуга да чакырып калдылар.
Ярышта теннисны үз иткән, спортта актив катнашкан, сәламәт яшәү рәвешен беренче урынга куючы яшьләребез көч сынашты.
Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсе, Балыклы башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында, «Минем мәдәни көндәлек»дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Китапханәче И. Саляхова балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре турында сөйләде һәм укучыларга проектта актив катнашуларын теләде.