ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Цели, задачи и приоритетные направления воспитания детей дошкольного возраста "  темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.  Җыелышка полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм район шифаханәсе педиатры Шәйхетдинова Р.З. чакырулы иде. Алар җыелышта чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрен тыңладылар.

 

    Балалар бакчасы мөдире Р.Г.Салихова ата-аналарга узган уку елы вакыйгалары, киләсе уку елына эш планнары турында сөйләде. Шулай ук җыелышта өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. балалар бакчасында тәрбия-белем бирү процессын оештыру турында аңлатып үтте. ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Үткән атнадагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып, алга таба эшләр планлаштырыла һәм бурычлар куела. Бүгенге линейкада мәктәбебезТИН укытучысы Р.И.Сахапов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янәдән искә төшереп үтте.Алдагы линейкаларда укучыларга марля бәйләвечләрне әзерләп бетерергә әйтелгән иде.Бүген исә балалар бу бәйләвечләрне бәйләү тренировкасы үтте.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

2007-2008 елгы малайлар – 1 нче урын яулады, 2 нче урында Әтнә районы, 3 тә Саба.

2003-2004 елгы яшүсмерләр 3 нче урынга чыкты, 1 нчедә Арча, 2 дә Саба. Ике төркем футболчыларның да тренерлары – районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагоглары – Рөстәм һәм Артур Хәбировлар.

Әлеге чараның максаты-заманча дөнья шартларында мөһимлеге һәм кирәклеге турында балалар белән сөйләшү өчен яхшы сәбәп. Укучылар сөйләм уеннарында актив катнаштылар һәм «сүзләрен бутадылар», «яхшылык сөйләп бир», «хатасын төзәтү» дигән күнегүләрдә сөйләм этикетның элементар кагыйдәләре белән таныштылар.

Биредә Саба, Теләче,Арча, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Әтнә районнарыннан 100 гә якын 2006-2007 һәм 2008-2009 елгы яшь спортчы катнашты. Безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә түгәрәкләрдә шогыльләнүче Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәкәтпләрендә укучылары яклады.

Юбилярны Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлван улы, Теләче муниципаль район Башкарма комитеты  җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рахимзян улы, Саба муниципаль районы ветераннар советы рәисе урынбасары Сабиров Расих Хәсән улы,  Үзәк авыл җирлеге рәисе Котников Валтер Николаевич, Үзәк мәктәбе директоры Николев Анатолий Владимирович, районның ветераннар Советы рәисе урынбасары  Гыйльмиев Сәлмән Галиеевич, туганнары, хезмәттәшләре котлады.

14 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «2018-2019 нчы уку елында өстәмә белем бирүдә  респупубликаныӊ приоритет юнәлешләре” темасына Казан шәһәре Мәскәү районыныӊ мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уздырылган  өстәмә белем бирү оешма житәкчеләренеӊ республика киӊәшмәсендә катнашты. Киӊәшмәдә  барлыгы республикадан 130 өстәмә белем бирү оешма житәкчеләре катнашты. Киӊәшмә барышында оешмаларны инвентаризацияләү, ГИС электрон системасыныӊ эшчәнлеге, талантлы балаларны үстерү алымнары, WorldSkills Russia Juniors чемпионаты хәрәкәте һәм оешмаларныӊ кокнкурентлык сәләтләрен үстерү  кебек сораулар каралды.

2018 елның 14 сентябрь көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Гатиятуллина Агапия Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Агапия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International