Элеге уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йорты территорияседә агач утырттылар.
Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Китапханәче Нәҗипова М. Х. башлангыч сыйныф укучыларына"Туган ягым-яшел бишек" дип исемләнгән ЭКО-дәрес үткәрде .Чарадан соң мәдәният хезмәткәрләре балалар белән клуб территориясендә куаклар утырттылар . Китапханә тирәсе җыештырылды. Чарада 18 кеше катнашты.
15 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Күбәләк” балалар бакчасында, балалар язучысы А.Алишка 110 ел тулу уңаеннан “Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә” исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.
Балалар китапханәче апалары укыган “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләрен бик ихтибар белән тыңладылар һәм ахырдан фикер алыштылар. Шулай ук “Балаларга иң гадел дус” исемле китап күргәзмәсе белән кызыксындылар.

Балалар язучының биографиясе белән танышканнан соң, язучының әкиятләрен укып эчтәлекләрен сөйләделәр.
Татарстан территориясендә бу акция инде ничәнче тапкыр рәттән уза. Территорияләрне төзекләндерү, чистарту, чүп-чардан арындыру буенча чаралар сентябрь дәвамында үткәреләчәк. Чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә. Шул уңайдан 13 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә һәм укучылар катнашында авыл чишмәсе яннарын чүпләрдән арындырдылар. Табигатьне саклау буенча әлеге массакүләм чарада барлык халыкта актив катнашырга тиеш.
15 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте. Аның барышында 5 сыйныф укучылары Татарстан варислары берлегенә кабул ителде. Балалар берлекнең тарихы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, мәктәп администрациясе әзерләгән истәлек бүләкләрен алдылар. Чарадан һәркем күтәренке кәеф белән китте.
Кече яшьтәге укучы балаларны китапханәгә, театр, музейларга “алып килгән” бу башлангыч республикабызның уникаль табышы булды. 14 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. шушы проектны тормышка ашыру өчен үзенең бөтен көчен куеп беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру өчен китапханәдә мәдәни дәрес үткәрде.
"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.