ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлеге чарада китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучылары чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар Татарстан җөмһүриятенең мәдәни ядкарьләре белән таныштырдылар һәм яңа уку елында балаларны әлеге тарихи урыннарга сәяхәт итәргә чакырдылар.

Китапханәче белән берлектә балаларны көндәлек белән таныштырып, көндәлекне тутыру, рәсемнәрен буяу тәртибе һәм сайтка кереп мәгълүматлар белән танышу тәртибе аңлатылды.

Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсе, Айдар  башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында, «Минем мәдәни көндәлек»дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде.  Китапханәче А. Фаляхова балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре турында сөйләде һәм укучыларга проектта актив катнашуларын теләде.

Бу чарада балаларга табигатьне ничек саклау, ул нәрсә өчен кирәк, без үзебездән нинди өлеш кертәбез дигән сораулар куелды һәм дөрес җаваплар да алынды. Очрашу барышында балалар белән тирә-юнне яшелләндерү максатыннан, агачлар да утыртылды.

Бу изге эштә  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлегендә эшләүчеләр дә  актив катнаштылар.  Алар мәдәният йорты биләмәсенә  бик күп  агачлар (каен һәм чыршы)  утырттылар.

Дәрес барышында туган якка патриотлык хисләре һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Татарстанның мәдәни учаклары, мирасы белән таныштырдылар. Мәдәни көндәлекнең эчтәлеге һәм аны тутыру тәртибен аңлаттылар. Ахырдан  укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

14 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәдәни дәрес үткәрелде. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар.  Китапханәче башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырды. Сүз укытучыларга бирелде. Алар  укучыларны актив булырга өндәделәр һәм уңышлар теләделәр. Ахырда балаларга мәдәни көндәлек өләшенде.

Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәне, аны тутыру тәртибе, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International