ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кече Кибәхуҗа төп  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Китапхәнәче Альбина Рахматуллина укучыларны Республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары белән таныштырды. Чара азагында укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

12 сентябрь көнне  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булып, андагы китапларның күплегенә шаккаттылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык аладылар һәм тизрәк мәктәпкә барасы килү  теләге белән янып кайттылар.

Безнең очрашу Татарстан мәдәнияте турында кызыклы әңгәмә белән башланды. Без бу көн уңаеннан әзерләнгән « Татарстан-минем туган ягым»стендына таянып, республикабызның мәдәни – тарихи мирасын искә төшердек.

 Аннары без «Укучының мәдәни көндәлеге»нда тәкъдим ителгән бурычларның барысын да тәртип сакчылары өчен җентекләп тикшердек. Тутыруның этаплылыгын һәм әлеге көндәлек конкурсларында катнашу мәсьәләсен хәл итәргә тырыштык. Әлеге проект ярдәмендә балалар үзләренә ошаган шөгыльне сайлый алачаклар.

                                                                                                                                                                  

Законодатели внесли изменения в десятки нормативных актов, Включая Земельный, Градостроительный,  Лесной и другие кодексы  для того, чтобы систематизировать нормы об охранных зонах.

Бу чарада башлангыч  сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре,  педагог- организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты. “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды. Китапханәче Гөлфия Мухаметшина балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды.

Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар, аның «Ана әкиятләре» китабындагы әкият геройлары белән таныштылар. Чара барышында А. Алишның "Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык", "Бикбатыр белән Биккуркак", "Ялкаулык - хурлык, тырышлык – зурлык", "Куян кызы", "Койрыклар"әкиятләре укылды.

Балалар укылган әкиятләр турындагы фикерләре белән уртаклашып – А. Алишның барлык әкиятләре безгә тормышта яхшылыкны, яманлыкны күрергә, хезмәт сөючән, өлкәннәрне яратырга һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга өйрәтә дигән фикерләрен җиткерделәр, өйдә уку өчен әкиятләрен алдылар.

Балалар бөек язучының әсәрләре белән таныштылар, «Маша и медведь»,   «Лев и собачка», «Косточка», «Филипок», «Котенок»  әкиятләрен тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International