ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

13 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе  хезмәткәрләренең  гомуми   җыелышы  үткәрелде.  Җыелышта  мәктәптә  эшне оештыру кагыйдәләре  кабул ителде, үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Җыелышны мәктәп директоры Р.Р. Назипов йомгаклады.

Балалар «Урманга булышыйк!» дип аталган экологик чарада бик теләп катнаштылар.  Алар якын-тирәдәге урман аланына сәяхәткә барып, табигатьнең көзгә алмашуын күзәтеп, аның матурлыгына хозурланып кайттылар. Әти-әнилэре белән балалар өйләреннән алып килгән яшь агачларны утырттылар. Мондый эшләр белән балаларыбыз дөрес тәрбия алып, киләчәктә табигатькә сакчыл карап, урманнарыбызның матурлыгын, байлыгын саклап калырлар дип ышанып каласыбыз килэ.

Шул уңайдан  Иске Җөри урта мәктәбенә укучылар  белән очрашуга районның “Форпост” җитәкчесе Радик Сәйфетдинов, район имам –мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Фәннүр Шакиров килде. 

Җыелышка Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  һәм район мәгариф бүлеге методисты Җиһангараева Х.М. чакырулы иде. Алар җыелышта чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрен тыңладылар.

    Балалар бакчасы мөдире Ф. Ф. Хәсәншина ата-аналарга узган уку елы вакыйгалары, киләсе уку елына эш планнары турында сөйләде, ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Шулай ук җыелышта өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. балалар бакчасында тәрбия-белем бирү процессын оештыру турында аңлатып үтте.

Декадник кысаларарында  12 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе Гыйниятова Л.Г., 10 сыйныф җитәкчесе ЗариповаЛ.Г. һәм  10сыйныф укучылары белән “Терроризм белән көрәш һәрберебезгә кагыла” дигән сыйныф сәгате үткәрделәр.

Мәгариф бүлеге 18 сентябрьгә мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырга тиеш.

Педагоглар сәнәгать паркы территориясендә эшләүче кайбер күзәкләрне зур кызыксыну белән карадылар: "КРЯЖ" ҖЧҖ (тузган шиналарны һәм РТИ эшкәртү); "Интерпак" ҖЧҖ (стрейч-тасма җитештерү); "Фимако" ҖЧҖ (Пластик көнкүреш әйберләре һәм сәнәгать билгеләнешендәге әйберләр җитештерү); "Теләче" теплица комплексы (чәчәкле үсемлекләрне өстенлекле үстерү).

Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна алып барды. Көн тәртибе буенча докладлар белән Якупова Линара Кәниф кызы - "2018 ел нәтиҗәләре"; Якупова Резеда Зөфәр кызы - "Мәгарифтә яңа федераль проектлар"; Сабирова Алия Рафис кызы - "Укытучының профессиональ үсешенең милли системасы"; Шакирова Гөлнара Ринат кызы - "Мәктәп укучыларын тәрбияләү һәм өстәмә белем бирүнең актуаль бурычлары."

Киңәшмәдә полиция начальнигы урынбасары Зинатуллин Ильнар Наил улы белем бирү учреждениеләрендә балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

Башлангыч сыйныф укучылары Толстой хикәяләрен укыдылар һәм тыңладылар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары бөек язучының әсәрләре буенча рәсем конкурсында катнаштылар. Урта сыйныф укучылары арасында Лев Николаевичның тормыш юлы һәм иҗаты белән тыгыз бәйләнгән урыннар буенча виртуаль экскурсияләр үткәрелде, язучының тормыш һәм иҗатының төп этаплары турында буклетлар төзелде. 9-11 сыйныф укучылары Л. Н. Толстой иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International