2018 елның 3-13 сентябрь көннәрендә барлык учреждениеләрдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш декадасы уза. Декада кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Терроризм - кешелек дөньясына куркыныч янау", "Терроризм - хәзерге дөньяның төп янавы" темаларына әңгәмәләр, күзәтүләр үткәрү планлаштырылган. Китапханәче укучыларга терроризмның куркынычлыгы турында тагын бер кат искә төшерде. Хәзер әлеге дөньякүләм афәткә каршы көрәш өчен җәмгыятьнең берләшүе кирәк.
Безнең Шәтке балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.
Һәр класс табигатькә багышланган чаралар үткәрә. 11 сентябрь көнне, 7 класс укучылары «Урман - безнең дустыбыз» дгән экологик чара үткәрделәр. Бу чарада алар урманның файдасы турында сөйләделәр, аңа нинди куркыныч янавын ачыкладылар һәм урманнарны саклау өчен нәрсәләр эшләнергә тиеш икәнне билгеләделәр.
Терроризм – это не стихийное бедствие, за ним стоят вполне конкретные люди. Их главная цель - поссорить между собой наши народы. Террористы придумали много способов привлечения в свои ряды молодежи. Чтобы предотвратить это, работники культуры с. Большие Метески 9 сентября провели беседу с молодежью с названием “Терроризмга нәфрәт”.
11 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының эшлекле киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова алып барды. Киңәшмәдә үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү, дәүләт йомгаклау аттестациясе эше турында мәгълүмат бирелде. Экстремизмга каршы эшне оештыру юллары турында полиция хезмәткәре И.Н. Зиннатуллин чыгыш ясады. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова йомгаклады.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә аның тормышы һәм иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрелде һәм китап укучыларга «Зеркало русской души» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Анда язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләренең төрле басмалары урын алды.
Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзләр эзлибез. 8нче сентябрьдән 14нче сентябрьгә кадәр Татарстанда “Урман атналыгы-2018” дигән акция бара.
8 сентябрь көнне Теләченең үзәк стадионында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Олимп” яшьләр үзәге, ФОРПОСТ һәм районның ДОСААФ оешмасы белән “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль этабын уздырды.