ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12сентябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәре Кашапова  А.Х. Ботенроссия аеклык көне кысаларына таянып Үзәк авыл җирлегендә “Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән темага профилактик әңгәмә уздырды. Әңгәмә “Алкоголь. Җәлеп итү серләре” исемле видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

Толстойның әсәрләрен яхшырак аңлар өчен, башта аның шәхси тормышы белән танышырга кирәк. Китапханәче Газизова Р.Ш. балаларга язучының әти-әнисе, аның сеңелләре һәм туганнары турында сөйләп үтте. Олы Мишә урта мәктәбенең рус теле укытучылары Хузина Г.Ш. һәм Миннебаева Г.Ш. Мария Николаевна - аның сеңлесенең көндәлегеннән өзекләр белән таныштырып киткәч балалар Лев Толстойның нинди тыныч, яхшы күңелле, бер катлы бала булып үскәнен аңладылар. Чара барышында берничә әсәре балалар белән кычкырып укылды. Укучылар укыган әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, террорчылар гаебе белән йөзләрчә кеше һәлак булган һәм яраланган көн. Бу көнне Беслан фаҗигасе генә түгел, ә илебездә булган башка террорлык актлары корбаннарын да искә алалар.

10 сентябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Без Беслан турында хәтерлибез" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1128 кеше-балалар, ата-аналар, укытучылар-бандитларның мәктәпкә бәреп керүләре аркасында, Беслан шәһәрендә булган куркыныч фаҗига турында искә төшердек. Нәтиҗәдә 335 кеше һәлак булган, шуларның 186ы – балалар.

Мондый очрашулар яшьләрдә гражданлык позициясен тәрбияләү өчен җирлек тудырырга ярдәм итә.

Бу иҗтимагый әһәмиятле һәм актуаль бәйрәмгә гасырдан артык инде. Беренче тапкыр ул 1913 елда үткәрелә. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче турында, аның кешегә, гаиләсенә, җәмгыятькә китерә торган тискәре зыян китерүе, дәвалауның нинди ысуллары килеп чыгу сәбәпләре, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук китапханә кунаклары һәм кулланучылары өчен Аеклык һәм алкоголизм турында мәгълүмати листовкалар әзерләнде.

Эчкечелек – замана чире, ләкин физик авыру гына түгел, ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән үк рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде.

Әлеге  уңайдан 11 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә,  Л.Н.Толстой шигырьләрен кычкырып уку сәгате үткәрелде. 

11 сентябрь көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойга 190 яшь тулуга багышланган бердәм сыйныф сәгате узды. Укучылар үзләре әзерләгән презентация белән таныштырдылар.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Мин аеклыкны сайлыйм» дигән әңгәмә-дәрес үткәрелде.

Алкоголь һәм алкоголь белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш.

Чара барышында  яшүсмерләр «алкогольгә тартылуда ничек каршы торырга? " "Халыкның шәхси аеклыгы илдәге алкогольне куллану белән бәйле хәлне ничек үзгәртә ала?" һәм "спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр.

Әлеге чараның максаты укучыларны алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.

Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алды. Алар балаларга Теләче авылы турында сөйләделәр, аннан соң музей буенча экскурсия уздырдылар, балаларга музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге бирделәр. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, утүкләр, бишек  кызыксындырса,  малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады.  Экскурсиядән соң балалар тәрбиячеләр белән ял паркында булып, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган авылы тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International