ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Чараның максаты булып, әтисе яки әнисе алимент түләдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү иде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека хезмәткәре  һәм юрист катнашты. Ярдәм сорап килүчеләр бушлай юридик ярдәм күрсәүдән бик кәнагәть калдылар.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр бакчага баручы бала да,  әти-әниләр дә.

        Безнең Шәтке балалар бакчасының балалары да  шатланышып, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып узләренең яраткан тәрбиячеләрен бәйрәм белән котларга килделәр.

        Барлык  укытучыларны,  укучыларны,тәрбиячеләрне  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез.

Терроризмга каршы кѳрәшкә теләктәшлек кѳне 2004 елныӊ 1-3 сентябрендә булган «Беслан фаҗигасе» вакыйгалары белән бәйле. Шул уӊайдан бүген мәктәбебездә хәтер дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Д.Х.Зайнетдинова презентация аша укучыларны «Беслан фаҗигасе» хроникасы белән таныштырды. Әлеге вәхшилек кешелек тарихында балаларга карата кылынган терактларныӊ иӊ зурысы. Аны онытырга безнеӊ хакыбыз юк.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Район мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Сандугач» гармунчылар ансамбле дә катнашты.

2018-19 нчы уку елының 3 нче сентябре Баландыш төп мәктәбендә  иртәнге  линейкадан башланды. Чарада  1 нче сыйныф укучыларына АК БАРС  банкы тарафыннан әзерләнгән  “Экология иленә сәяхәт” комплекты тапшырылды. Комплект  составына керүче дисктагы уеннарны  https://game.akbars.ru  сайтыннан да алырга мөмкин. Шулай итеп, әсбапны башка сыйныф , бүтән регион укучылары да файдалана ала.

30 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Республика көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган  җирем Татарстан” исемле әдәби сәгать үткәрде.Кичәнең төп максаты  балаларга туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шуңа атап мәктәптә Бесланда һәлак булганнарга багышланган линейка үткәрелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International