ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Фильмны карарга башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, урта буын кешеләре дә килгән иде. Балалар өчен күрсәтелгән “Фердинанд”, ә урта буын тамашачысына “Корыч” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

31 август көнне Айдар авыл китапханәчесе “Мәңге нур чәч, Татарстаным!” исеме белән поэтик сәгать уздырды. Балалар республикабыз шагыйрьләренең шигырьләрен яратып укыдылар.

28 август көнне Айдар авылы китапханәсендә  республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын, тарихын яктырткан китаплар урын алган   «Яшьнәп яшә, Татарстан!» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, бай мәдәни мирасын күзалларга, туган җиребезгә мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

Низамов Сәләх Низам улы 1905 елда Теләче районы Шәтке авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Низамов 1952-1959 елларда  ТАССРның Югары Совет президиумы председателе булып эшли.  Шул ук вакытта Югары Советта депутат та була.

Ул шигырьләр, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннары белән үрелеп барды. Чара күтәренке рухта үтте һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды,чөнки җәй белән саубуллашыр вакыт җитте. Балаларга бәйрәм бик ошады.

Башта китапханәче Татарстан Респуликасы, аның символикалары турында кыскача мәгълүмат бирде. Балалар Татарстан турында шигырьләр сөйләделәр, соңыннан футбол уйнадылар.

Китапханәче балаларга көн режимын саклауның, чыныгуның һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, спорт эстафеталарында катнаштылар.

Чара барышында балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләнде. Ә алар үз чиратында тынычлык темасына багышланган мәкальләр белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International