Кичәнең төп максаты балаларга туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү иде.
Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, китап укучылар Татарстан тарихы, күренекле шәхесләр һәм гореф – гадәтләр белән таныштырылды.
1 сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсенең ишеге үзенең укучылары өчен бәйрәмчә ачылды.”Белем дөньясы һәм китап- ничек кызыклы һәм бөек”дигән мәгълүмат көне үткәрелде.Китапханәче 3 нче сыйныф укучыларын каршы алып,аларны китапханә белән якыннан таныштырып,экскурсия үткәрде.Яңа кайткан китаплар һәм журналларга да күзәтү ясалды.
Чарага "Казан гүзәл башкалам!"дигән күргәзмә куелды. Укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган ,Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында дус, тату яшәүче күпмилләтле халык, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде.
Әлеге күргәзмәдә мәктәп тормышына багышланган һәм яңа китаплар урын алды.
30 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Республика көне уңаеннан "Тарихым данлы дастан - Ватаным Татарстан" дип исемләнгән гәҗит - журналлардан күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. китапханәгә килүчеләр биредәге күргәзмә аша танышып бу бәйрәмне, иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн, дип истә калдырырлар.
Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында шушы уңайдан китап укучылар өчен «Тынычлык һәм изгелек юлыннан» дип исемләнгән күргәзмә төзелде.
Әлеге күргәзмәгә мәгарифкә, укуга якын булган “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары һәм гәҗит битләрендә басылып чыккан язмалар куелды.
Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белән «Светофория иленә сәяхәт» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Г.Ә. ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре турында яңа белемнәр тупладылар.