Бүгеннән уку елы башлана. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрикләргә Баландыш төп мәктәбенә мәртәбәле кунаклар килде. Теләче районы газетасы “Татмедиа” АҖ филиалы директоры-баш мөхәррир Л.Й.Хузин, Баландыш авылы җирле үзидарә җитәкчесе Йосыпов Р.М һәм авылыбызның эшмәкәре Мухаметшин Р.Ш. укучыларга җылы теләкләр, зур бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм белән!
«Белем» көне һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.
Бүген , Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шаулап “Белем бәйрәме” үтте. «Белем көне» һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана.Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.
1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. А. Миннигулов , Теләче авыл советы җитәкчесе И.Р. Мараков, РОСТО ДОСААФ председателе Р.Р. Нуретдинов һәм мәктәп директоры Р. Р. Назипов котлады. Безнең мәктәп бик күп мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган өчен грамоталар һәм бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!
Бүген Максабаш башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләде. Мәктәп укучыларның, әти-әниләрнең, килгән кунакларның шатлыклы авазлары белән яңгырап торды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, хөрмәтле укытучыларын котладылар. Яңа уку елына теләкләр теләнде. Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады. Соңыннан мәктәпнең чәчәк бакчасы һәм мәктәп стеналары фоныныда фотога төштеләр. Бәйрәм укучылар күңелендә, онытылмаслык хатирә булып сакланыр.
Бүген белем бәйрәме. Аны һәркем зур дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге көн җәй белән саубуллашу сагышы да һәм шул ук вакытта дуслар, укытучылар белән кабат очрашу шатлыгы да. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич ачып җибәрде, ул бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең узган уку елындагы уңышлары белән таныштырды. Чыгышының ахырында беренче сыйныф укучыларын тантана түренә чакырды. Беренче сыйныфка быел 3 укучы кабул ителә. Алар бәйрәмгә әти-әниләре белән бергә килгәннәр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, белем иленә ачкыч кабул иттеләр. Килгән кунаклар да буш кул белән килмәгән. , "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гилязетдинов Фәрит Фарукович принтер бүләк итте.
Бәйрәм дәвамында 2017-2018 уку елында аеруча зур уңышларга ирешеп эшләгән укытучылар Гимадиева Равия Сахабетдиновна, Давлетшина Разина Хакимзяновна һәм Ибраева Залида Госмановна Мактау кәгазе тапшырылды. Б
Укучыларыбыз җәйне бушка гына уздырмаган, күмәк хуҗалыккка ярдәм иткәннәр. Аларны күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фарукович акчалата бүләкләде.
Шулай итеп бәйрәмебез Беренче кыңгырау чыңы белән тәмамланды. Беренче сыйныфка килүче 3 укучы унберенче сыйныфлар озатуында беренче дәрескә кереп китте. Алардан соң барлык укучылар да "Тынычлык дәресенә" ашыкты. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, уку елын зур уңышлар белән тәмамларга дигән теләкләр белән яңа уку елын башлап җибәрдек.
Мәктәп укучылыры,студентлар, укытучылар,гомүмән, уку прцессына катнашы булган бар кеше ел саен 1 нче сентябрь көнен Белем көне буларак билгеләп үтә. Әлеге көн рәсми рәвештә дәүләт календарында 1984 нче елда барлыкка килә.Бу көн укучылар өчен генә түгел, ә һәр кеше күңелендә мөһим урын алып тора.
Быелгы уку елы да 1 нче сентябрдан башланып китте. Шушы уңайдан Олы Нырсы урта мәктәбендә дә тантаналы линейка булып узды.
Кичәнең төп максаты балаларга туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Ярышта Теләче районы җыелма командасы составында Теләче һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары катанашты ( балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Хәбиров).