ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, “ Баларга яктыртучы элементлар” профилактик акциясе кысаларында, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләренең бурычы, укучыларга әлеге элементларны кулланунын кирәклеген һәм ничек кулланырга икәнлеген анлату иде. Укучылар янадан барлык юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шуңа атап мәктәптә Бесланда һәлак булганнарга багышланган линейка үткәрелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!

Укучыларны һәм укытучыларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү өчен, белем бирү йортларында мондый чаралар үткәрү аеруча әһәмиятле. Өйрәнү эвакуациясен үткәрү барышында, балалар да, өлкәннәр дә мәктәп бинасыннан тиз генә чыгып китә алуларын күрсәттеләр.

2018 елның 4 сентябрь  көнендэ Орымширмә  авылында яшәүче тыл  ветераны  Солтанова Сәидә Солтан кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәидә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

В настоящий момент в кадастре республики содержатся 307 границ зон санитарной охраны. Они устанавливаются для водных объектов, используемых для целей питьевого и хозяйственно-бытового водоснабжения.  В них действует особый режим, который призван защитить источники, а также территории, на которых они расположены от загрязнения.

 1 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә бөтенроссия бәйрәме - "Белем көне" уңаеннан "Кеше тормышында белемнең әһәмияте" дип исемләнгән, яшь буынга тормышта үз урыннарын дөрес сайлауда булышу максатыннан, китапханәгә экскурсия үткәрелде.

4 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 73 ел тулуга багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга бу сугышның тетрәндергеч вакыйгалары турында презентация күрсәтелде. Шулай ук 1945  елның 6 августында Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә булган фаҗига –атом  бомбасына тотулары турында искә төшерелде. Хәтер сәгатенең максаты – балаларга планетаның киләчәге алар кулында икәнлегенә төшендерү булды. Балаларга соңыннан кәгазь торналар ясарга тәкъдим ителде.

2 нче сентябрь көнне “Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне” уңаеннан күргәзмә буенча күзәтү уздырылды. Китапханәче куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга кирәклеге, һөҗүм итүдән, талаудан һәм көчләүдән котылу чаралары турында сөйләде. Терроризмның нәрсә икәнлеген, нинди саклык чаралары күрергә кирәклеген аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International