ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлеге күгәзмәдә  “Бал корты һәм Шөпшә”,”Мактанчык чыпчык”,”Чыпчык белән  Тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ана әкиятләре”, “Сертотмас Үрдәк” әкиятләре урын алды.

Анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышулар булды:җәйге чорга анализ,яңа уку елына әзерлек,яңа уку елына еллык план , эш графигы, перспектив планнар, мәктәп белән эшчәнлек планы, көнлек режим, шөгыльләр расписаниесе. Тәрбия эшләре буенча яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар-  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х.һәм район тәрбиячеләре. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Исхакова Л.Ф. һәм Сабирҗанова Л.М. “Светофория иле” темасына чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

Укучыларыбызга агымдагы елның август һәм сентябрь айларында  китапханәгә кайткан яңа китаплардан "Китапханәдә яңа китап" күргәзмәсе тәкъдим ителде.Абонемент күренекле язучыларның яңа китаплары белән тулыланды.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Балалар иминлеген саклау максатыннан, республикабызда “Балалалар куркынычсызлыгы”, “Игътибар-балалар!” айлыгы, “Экстремизмга-юк!” декадасы бара. Олы Мишә урта мәктәбендә дә, бу айлыкларга кушылып, план төзелде һәм шул план нигезендә төрле чаралар үтә. Һәр укучыда яктырткыч элементлар булдырылды, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне максат итеп куелды. Терроризм, экстремизмга каршы профилактика максатыннан сыйныф сәгатьләре үтте. Мәктәбебездә балалар иминлеген саклау – безнең төп бурыч.

Кызганычка каршы, алар әлегә күп түгел. Нәниләр, кемдер кыюсыз, ә кемдер ,киресенчә, батырларча балалар бакчасы, аның хезмәткәрләре, яңа уенчыклар һәм бер-берсе белән кызыксынып таныша башлады. Балаларның көйсезләнеп һәм елап утырырга вакытлары юк, чөнки аларны таныш булмаган һәм кызыклы тирәлек чорнап алган. Әлбәттә, яңа балаларга көн тәртибенә һәм яңа кагыйдәләргә ияләшер өчен күпмедер вакыт кирәк булачак, әмма бакча хезмәткәрләре бу чорны авырлыкларсыз үткәреп җибәрү өчен кулдан килгәнне эшлиячәкләр, шуңа күрә яңа тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары тыныч булсыннар.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә  “Экстремизмга юк дибез!” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның мәгънәсе, аның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Экстремизм һәм терроризм – бөтен кешелек дөньясына каршы юнәлгән җинаятьчелек.

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим . Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе.  Шул уңайдан  Олы Мәтәскә китапханәчесе, килгән китап укучыларына терроризм турында мәгълүмат бирү өчен ,“ Тероризмга каршы бергәләп”дип исемләнгән папка эшләде. Папка үз эченә балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләүгә, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турындагы мәгълүматларны алды.

Китапханәче “Хыялый балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен 4 сентябрь көнне “Син дару үләннәрен беләсеңме?” дип исемләнгән  информация сәгате үткәрде. Бу сәгатьнең максаты: балаларны дару үләннәрен  куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү. Дару үләннәреннән күргәзмә төзеп, укучыларга тәкъдим ителде. “Бакчадагы дару үләннәре” дигән китаптан бик күп мәгълүмат алынды.

4 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Тимерханов Л.Н. катнашында укучылар өчен куркынычсызлык дәресләре үтте. Шулай ук педагогик хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International