Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреш чагылышы тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Әңгәмәнең максаты: укучыларны китап культурасы дөньясына тарту иде. Биредә Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды; язучының әсәрләренә һәм андагы геройларга карата кызыксыну; әдәби әсәргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштырылды. Ахырдан әңгәмәдә катнашучыларга авторның тормыш юлы һәм иҗатының төп этаплары турында мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.
6 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Яктылык чагылдыручы элементлар” дигән темага тәрбия сәгатьләре уздырылды. Әлеге чараның максаты – балаларны юл хәвефеннән саклау. Фликерларны һәм ябыштырып куелучы наклейкаларны файдалану юлда балаларның травма алу куркынычын 6 тапкыр киметә. Кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсү кешенең киләчәк тормышын да хәвефсезлек белән тәэмин итә.
Концерт мәдәният йорты, музей һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында авыл тарихын, мәдәният һәм рухи үсешне өйрәнү максатыннан күчмә чаралар үткәрү планы кысаларында оештырылды.
Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм. Чара барышында күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китаплар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.
Балалар күп кенә шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторларның, көз турында искиткеч әсәрләр иҗат итүләрен белделәр, көз билгеләре турында кызыклы мәкальләр, табышмаклар искә төшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, урып-җыю эшләре алдыннан район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. 5 август көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премия сертификатлары тапшырылды. Аны ияләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды. Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнчылары Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов һәм Ринат Гариповка акчалата премия сертификатларын тапшырган вакытны күрәсез. Әлеге комбайнчылар бик озак еллар дәвамында игеннәрне сугуда эшлиләр, хезмәт күрсәткечләре бик югары, район комбайнчылары арасында беренче өчлектә баралар. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары алга таба да комбайнчыларга һәм игенче-механизаторларга өч көн саен биреп барылачак.
Активисты школы, участники РДШ провели собрание для родителей 6-7 классов. Тематика «Классного собрания» была посвящена Году добровольчества в РФ, волонтёрским проектам и деятельности РДШ. Мероприятие началось с яркого, позитивного представления команды активистов, затем родители посмотрели ролик о РДШ, а ведущие (педагог-организатор Фархуллина И.Ш. и ученица 6 класса Муртазина Г.Р.) рассказали о работе, которая ведётся в школе по каждому направлению РДШ. Более подробно коснулись добровольчества и волонтёрских проектов. Родителям было предложено подискутировать на тему «Почему добровольчество – это важно?» и разработать оригинальную идею добровольческой акции. Родители активно участвовали в данном мероприятии. Им удалось разработать несколько проектов: "Твори добро во благо другим (помощь одиноким и пожилым сельчанам)". Завершилось собрание гимном РДШ.
2018 елның 4 сентябрь көнендэ Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Солтанова Сәидә Солтан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Анда 2 сыйныф укучылары чакырылган иде. "Әдәпле булу серләре" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Дусларга, укытучыларга, әйләнә-тирә кешеләргә кагылышлы этикет кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар яңа китаплар карадылар, күп кенә балалар язучылары турында белделәр һәм өйләренә укырга китаплар алдылар.