ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Башлангыч сыйныф укучылары террактларсыз һәм сугышларсыз дөньяны ничек күрүләре турында рәсем ясадылар. Күргәзмәнең максаты : агрессия һәм көч куллануның һәр төренә кире караш, башка милләт вәкилләренә толерантлык ,яшьбуында кешелекле мөнәсәбәт һәм патриотизм тәрбияләү.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 7 нче һәм 8 нче саннары дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Балалар күп кенә шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторларның,көз турында  искиткеч әсәрләр иҗат итүләрен белделәр, көз билгеләре турында  кызыклы мәкальләр, табышмаклар искә төшерделәр.

Терроризм һәм экстремизмны булдырмау максатыннан мәктәпләрдә, мәдәният учакларында , төрле җәмәгать урыннарында чаралар үткәрелә. Шәтке авылы мәдәният йортында да терроризм  һәм  экстремизмга каршы чаралар еш алып барыла. Китап укучылар белән җитди әңгәмәләр үткәрелә.Әңгәмәләр вакытында  памяткалар өләшенә. Һәрдаим "Терроризм угроза обществу"дигән стенд, "Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла" дигән ярдәмче папкалар эшли.  3 сентябрь көнне мәктәп белән берлектә Бесландагы терактның 4 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелгән.

Газетада август аенда үткәрелгән мәдәни чаралар яктыртылды, шулай ук 30 август - Республика көне булу  уңаеннан күп урын шул темага бирелде. Чыгарылган газеталар китапханәгә килгән газета –журналлар янында җыелып бара. Килгән һәр кеше аның белән таныша ала.

3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан  Алан авылы китапханәсендә, җәмгыятьтә зур куркыныч тудыручы экстремизм һәм терроризм төшенчәсе белән якыннанрак таныштыру максатыннан, “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән информация почмагы оештырылды. Күргәзмәдәге материаллар терроризм һәм экстремизмны тудыручы сәбәпләр һәм аларга каршы көрәш ысуллары белән танышырга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Мондый эшне иртәдән башларга кирәк. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар-иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим.

Бакчага йөрүче нәниләр белән “паровозга утырып” сәяхәтә булганнар, “юлда” барганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, кызыклы уеннар уйнаганнар.

3  нче  сентябрь  көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында,  пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады.  Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта  эвакуация ясарга  өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International