ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә грипп профилактикасына аерым игътибар бирелә. Авыл фельдшеры укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – санитар-гигиена нормаларын төгәл үтәү. Эпидемия вакытында кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә, авырулар белән контактка кермәскә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга.

Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Яшьләрдә һәрвакыт толерантлы дөньяга караш, аларның милләтенә, диненә, социаль, мөлкәти хәленә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.

 

7 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш декадасына кушылдылар, "Без терроризмга каршы"дип исемләнгән диспут-әңгәмә әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Әлеге очрашуның максаты – балаларны юл хәвефләреннән саклау, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.  Шулай ук караңгы вакытта наклейкалар файдалану юлда травма алу куркынычын берничә  тапкыр киметә икәнлеген аңлатылды.  Очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алдылар.

Бу истәлекле дата Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

7 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш проблемасына багышланган «Уяу булыгыз! Терроризм әле җиңелмәгән» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә төзелде.

 Шулай ук яшьләр белән «Без - террорга каршы!» дигән темага әңгәмә уздырылды.  Китапханәче  экстремизм һәм терроризм, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт турында сөйләде.

Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен  безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, конкурслар үткәрелә. Бездә кунакта “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. булды. Балалар белән “Синең дустың - светофор” темасына чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларны юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга, үтәргә кирәклеген,  юл билгеләрен аера белүне, урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү. Ягафарова Г.Н транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләре, балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

Безнең вакыт-фән, техника казанышлары, искиткеч ачышлар вакыты. Әмма барлык кеше белән булдырылган могҗизалар арасында, иң катлаулы һәм бөек булып китап тора. Китапта кешелекнең гаять зур рухи дөньясы тупланган. Китап-кешеләр, халыклар, буыннар аралашуының иң универсаль чарасы. Аны моңарчы күрелмәгән илләргә, үткәннәргә, киләчәккә һәм хәзергегә сәяхәт кылырга мөмкин булган бердәнбер машина вакыты дип атыйлар... 

6 сентябрь  көнне  тәрбиячеләр, зурлар төркеменә йөрүче балалар белән район мәдәният йортында урнашкан район  балалар китапханәсенә, экскурсия  оештырдылар. Экскурсия алдыннан тәрбияче  Дәүләтшина Р.Н. балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, анда нәрсәләр  барлыгы турында әңгәмә уздырды.

Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар балаларга китаплар белән тулы киштәләрне, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар  язучылары  һәм аларның китаплары белән таныштылар.  Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында балалар белән әңгәмә үткәрелде.Уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кызыклы экскурсия үткәргәннәре өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрендә зур уңышлар телибез!

2018 елның 7 сентябрендә Әбде авыл китапханәсендә Эдуард Аркадьевич Әсадовка (1923– 2004), шагыйрь һәм прозаик, Советлар Союзы Герое, яшьлектән күзләрне югалткан, әмма үз эчендә яшәргә һәм халык өчен иҗат итәргә бөтен көчен югалтмаган кешенең рухи көче һәм батырлыгы буенча шигърият сәгате узды. Шагыйрьнең биографиясендәге төп вакыйгалары, эчтәлекле презентациядә күрсәтелде.

Күргәзмәдә яңа китаплар, хикәяләр, повестьлар, әкиятләр, шигырьләр урын алды, китап күргәзмәсе буенча күзәтү һәм тәкъдим итү әңгәмәсе уздырылды.

Безнең мәктәптә грипп профилактикасына аерым игътибар бирелә. 7 сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г. укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – санитар-гигиена нормаларын төгәл үтәү. Эпидемия вакытында кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә, авырулар белән контактка кермәскә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International