ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл халкы бу бәйрәмне озак көтте, чөнки иске бина кулланылышка яраксыз иде. «Авыл клубы» Республика программасына нигезләнеп авыл халкы бүген заманча мәдәният учреждениелы булды. 

Күргәзмәдә матурлыкка дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең иҗат  җимешләре - китаплары куелды. Китап күргәзмәсе янында китап укучыларга әңгәмә уздырылды,  аларга матурлыкның нәрсә дә икәнлегенә аңлатма бирелде һәм шулай ук аларның фикерләре дә тыңланды.

Максабаш авылы мәдәният йортында да спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора.Балалар белән бер рәттэ авыл яшьләре дә спорт уеннарында бик теләп катнашалар.Үзара ярышлар да читтә калмый,  һәркем үз көчен сынап карарга тырыша.  Шахмат шашка кебек уеннарда Котдусова Алмазия, Солтанов Илсаф, Давлетшина Азалияләргә тиңнәр юк.

Җәй - әйбәт вакыт. Бигрәк тә балалар өчен. Нәкъ менә җәй көне күп йөрергә, яраткан эшең белән күбрәк шөгыльләнергә, яңасын белергә, кунакка йөрергә һәм кунаклар кабул итәргә була. Ә җәй көне күп кенә егетләребез әти-әниләре белән бергә сәяхәт иткәнлектән, безнең китапханәдә «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән бәйге старт алды. Бу бәйге турында игълан иткәч, күп кенә балалар үткән җәй хатирәләре турында һәм көз килеп җитү турында рәсемнәрен алып килә башладылар. Алар үзләренең барырга туры килгән урыннары турында тәэсирләрен дә сөйлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International