Әлеге чараны “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәяси советы тарафыннан расланган Оештыру комитеты башкарды. Нигезләмәдә каралганча очрашуда өч субъект: тавыш бирүчеләр, депутатлыкка булачак кандидатлар һәм санау комиссиясе әгъзаләре катнашты.
13 июль көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 65 данә (56- зурлар өчен, 9- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
2018 елның 16 июль көнендэ Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Евдокия Андреевнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Евдокия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу масштаблы фестивальдә актив катнашты. Субаш авыл мәдәният йорты «Керэшен оен» этник стилендәге бизәүдә иң матуры дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Ә «Нардуган» керэшен халык фольклор ансамбле, Республиканың төрле почмакларыннан килгән коллективлар белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясады.
Һәр милләтнең үзенә генә хас матур бәйрәмнәре бар. Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул Питрау Сабантуе.
12 июль көнне Петровск авылында узган Питрау бәйрәмендә Субаш авылы клубында шөгыльләнүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты.
14 нче июль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Патриот”хезмәт һәм ял лагерендә ял итүче балалар Изге Болгар шәһәренә сәфәрдә булып кайттылар. Бөек татар илендә бик кызыклы тарихи урыннарда булдылар. Изге Болгар дәүләтен тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына бик ошады.
Питрау ул - чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән чагы ул. Питрауда кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва тоткан әбиләр. Шушы йолаларны күз уңында тотып, Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, җәйге каникул вакытында балалар белән болынга "Питрау чәчәкләре" җыярга чыкты.
Җәй – кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү , иҗади сәләтләрен ачу өчен кызыклы акцияләр ярдәм итә. Җәйге каникул көннәрендә Айдар авыл китапханәсе “Китапларга каникул юк!” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан итте. Җәй буе дәвам итүче бу акциядә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Китапханәдән һәр укучы кирәкле китап белән китсен өчен, китапханәдә кызыклы китап күргәзмәләре эшли. Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз дип. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!
Чара вакытында балалар “Рассказы и сказки для детей” дигән китап кургәзмәсе белән таныштылар.