«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торган балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: балаларга тирә-юньне яратуны формалаштыруда ярдәм итү. Педагог фикерләү сәләтен арттыру һәм бирелгән командалар буенча бинада дөрес хәрәкәт итүне формалаштыру максатыннан “Уенчыкны эзләп тап” дип аталган уен үткәрде. Соңрак педагог сабын күбеклэре күпертте, балалар күбек булып очып уйнадылар. Дәрес ахырында балалар педагогтан йөрәк формасында бүләк алдылар.
11 август көнне,уртанчылар төркеме балалары белән чәчәкләр иленә сәяхәт кылдык. Балалар бакчабызда үсеп утырган һәрбер чәчәк белән якыннанрак таныштылар,алар турында яңалыклар белделәр.
Балаларга кошлар турында рәсемнәр күрсәтелде, кошларның кызыклы гадәтләре турында мәгълүмат бирелде.
16 июль көнне “ Патриот” хезмәт һәм ял лагерында ял итүче балалар Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очраштылар. Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте председателе урынбасары А.Ю. Агарков җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм экологик конкурслар белән таныштырды. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Иң актив катнашучылар футболкалар белән бүләкләнде.
Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу масштаблы фестивальдә актив катнашты. Субаш авыл мәдәният йорты «Керәшен өен» этник стилендәге бизәүдә иң матуры дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Ә «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Республиканың төрле почмакларыннан килгән коллективлар белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясады.
Күргәзмәгә язучының биографиясе һәм китаплары урнаштырылды.
Каникул чорында балалар күбрәк китап укырга, китапханәгә даими йөрергә, алдагы үткәреләчәк чараларда актив катнашырга чакырылдылар.
Балалар биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар, Көлке көнен мәзәкләр сөйләп үткәрделәр.
2018 елның 23нән 25 июльгә хәтле район хуҗалыклары арасында 2018 ел урып-җыю эшләренә хәм җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерү максатыннан, конкурс булып узачак.
Ә җәйне чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен чәчәкләргә багышланган атналык була. Башланган атнабыз әнә шул темага. Балалар чәчәкләрне аерырга, аларның матурлыгына сокланырга өйрәнәләр. Матур шигырьләр ятлыйлар, табышмакларга җаваплар эзлиләр. Чәчәклекләрдән таныш булган чәчәкләрне эзлиләр, аларның гүзәллегенә хозурланалар.