ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелләрдә калган мәңгелек яра” исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәдә “Җәүһәр” клубында йөрүчеләр катнаштылыр.

30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Әлеге датага бәйле рәвештә,  29 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган «Онытылмый, һич  тә онытылмый, хәтерләрдә мәңге яңара” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану уята.

Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

          Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс алдыннан, район хужалыкларында техниканы кышкы чорга саклауга кую һәм сельхозтехниканы ремонтлау буенча максатчан эш алып барыла. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы техникасы да кырлардан машина-трактор парклары территориясенә китерелә, аннары аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда яисә ябык биналарда саклауга урнаштыру буенча чаралар комплексы уздырыла. Чәчү комплексларын, комбайннарны, үзйөрешле чапкычларны һәм сиптергечләрне кышкы саклау таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирелә.

1-14 ноябрь көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Если люди читают, они мыслят» дигән акция булып узды. Акциянең максаты - китап укучыларны фәнни-популяр әдәбият укуга җәлеп итү иде. Шул уңайдан китапханә абонементында фән һәм технология темасы буенча кызыклы китаплардан күргәзмә төзелде. Күргәзмә урта яшьтәге һәм өлкән сыйныф укучыларына адресланган иде.

11нче ноябрь көнне мәктәбебезнең бертөркем бадминтончылары Казан шәһәрендә узган Республикакуләм бадминтон ярышында катнашып кайттылыр.

Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, 13 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Уттан сак бул!" дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр. Үзеңне һәм гаиләңне уттан саклар өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Укучылар пожар булган очракта хәбәр итү өчен телефон номерларын искә төшерделәр.


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале ел саен Татарстан Республикасы буенча дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Проект шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге фестивальдә район этабында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының Һадиятуллиннар гаиләсе дә катнашып, 2 урынны яуладылар. Котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!

Терактлар булган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде.  Шикле предметлар табылса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга кирәклеге һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International