ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

5   нче   июнь көнне,   Теләче урта  мәктәбендә,  районыбызның  барлык   9  нчы  сыйныф укучылары   “ Математика” фәненнән    төп   дәүләт имтиханы  тапшырдылар .   Алда  сынаулар  дәвам итә. 7 нче июньдә – история, география, химия  һәм  физика фәннәре  буенча,  һәм  9 нчы  июнь көнендә  җәмгыять белеме  буенча имтиханнар  язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !

5 июнь көнне Мингазова Г.Р.-  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча 5нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында квалификация күтәрү курслары кыслаларында стажировка үтте.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Балалар янына кунакка төрле әкият геройлары килгән иде, арасында карчык Шапокляк та бар иде, ул балаларны ничек үзләрен тотарга өйрәтте! Бәйрәм уен формасында спорт конкурслары белән дәвам итте, ахырдан бөтен балаларны баллы мамык һәм лимонад белән сыйладылар.

Шул көн уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Табигать язмышы - безнең язмыш” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә табигать, экология турында китаплар тәкъдим ителде.

Әвәләү сәлате балаларның тирә-юньнән, тормыштан алган тәэсирләрен чагылдырырга ярдәм итә, аларда гаҗәпләнү, шатлану хисләре тудыра. Баланың иҗади әвәләү сәләтен үстерү төрле шартларның үтәлешенә бәйле. Аларның иң мөһиме булып тәрбияченең максатчан, эзлекле, системалы итеп әвәләү осталыгына, күнекмәләренә өйрәтү тора.

Бу шатлыклы бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәрнең дә балачакларын искә төшерә торган иң  истәлекле бәйрәм санала. Баландыш "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәдәният йорты һәм авыл китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхетле балачак" дигән бәйрәм уздырдылар. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты. 

Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Балачакның үз кояшы, үз күге, үз ае” – дип исемләнгән бәйрәмдә алар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күк йөзебез һәрчак аяз, балаларыбыз бәхетле булсыннар!

Шул унайдан, 2 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән урелеп барды. Барлык балалар бик теләп катнаштылар.  Ата-аналар канәгать калып узләренең рәхмәт сүзләрен  сөенеп житкерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International