ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте.

  Безнең районнан фестивальдә «Сударушка» рус фольклор ансамбле катнашты.

Традицион мәйданда «Нардуган» керәшен  халык ансамбле «Түгәрәк уен»да  җырлап  халыкны   бәйрәм  белән котлады.

Тройсынның   абсолют батыры булып    Муса Галлямов   калды. Керәшен  карендәшләребез   әнә   шулай    ата-баба йоласын    онытмый, тырышып эшлидә, матур   итеп   бәйрәмдә итә  белә.

Мәктәпләрдә укулар тәмамлану алдында тора.  Контроль эшләр артта калды. Балаларның күңеле табигатькә ашкына.   Алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, бүген Баландыш төп  мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә экскурсиягә бардылар. Укучылар язгы табигать белән якыннан таныштылар. Учак ягып, уха пешерделәр. “Котдус чишмәсе”нең саф суы  белән чәй кайнаттылар.  Табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар.Укучылар күңелле ял иттелэр.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты.Традиция һәм мәктәп программасы  буенча, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары экскурсияләргә чыктылар.Табигатькә чыккач та укучылар туган як табигате белән кызыксындылар. Экологик сукмак  Макса елгасы буеннан үтә. Укучылар Мүчәрмә елгасы тамагын таптылар, болын үсемлекләре белән таныштылар, Макса елгасына коючы чишмәләр белән хозурландылар, чишмәләрне чистарттылар.

Газета битләрендә   китапханә тормышы яктыртыла,  яңа китаплар, иҗади чаралар,  киләчәккә планнар языла. Сезнең алда яңа май ае чыгарылышы .Газета  А3 форматында чыгарыла, һәм 4 бит килеп чыга .  Безнең газета укучыларга бик ошый.

Бүген безнең балалар бакчасында, балалар прогулка вакытында төсле акбур белән рәсемнәр ясадылар. Аларга бу шөгыль бик охшады, ясаган рәсемнәренә карап балалар бик шатландылар.

Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары  өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Аскарова Р. К. , класс җитәкчеләре Рәсимә Фаезхановна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Л. Ю.   һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең  рәхмәт сүзләрен  матур шигырь юллары белән җиткерделәр,  вальс әйләнделәр. Аларга  имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International