ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Яшеллеккә күмелгән территория кешегә уңай йогынты ясап кына калмый, экологияне дә яхшырта. 6 нчы май көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Үзеңнең агачыңны утырт“ дигән акция үтте.

Әлеге чарадан Максабаш авылы китапханәсе дә читтә калмады. Тирә юньне яшелләндерү максатыннан территориягә агачлар утыртты.

Алар китапханә белән таныштылар, иң зур һәм иң кечкенә китапларны күрделәр. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйналды, әкиятләр һәм шигырьләр укылды.

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту -  барыбызның да уртак бурычы ул. 5 май  Республикада агач утырту көне. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.

Күпме гомер узган... Әйе, вакытны туктатып та, көттереп торып та булмый. Тормыш дәвам итә. Бүгенгебез һәм киләчәгебез тагын да әйбәтрәк узсын дисәк, үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә кирәк. Бөек Җиңү бәйрәменә карата  5 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исемле күргәзмә эшли башлады.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе бакчасына да яшь чыршы агачлары утыртылды. Бу акциядә яшь буын да актив катнашты.

Өмә ул беренче чиратта бәйрәм,чисталык бәйрәме, тәртип һәм яхшы кәеф дигән сүз. Өмә оешкан төстә үтте һәм алга таба да дәвам итәчәк.

Ямбулат авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре әлеге акциядә актив катнаштылар. Агачлар утырттылар, бөтен территорияне чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International