ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Күргәзмәдә авылдан сугышка киткән кешеләр исемлеге, сугыш турында  китаплар урын алды. Күргәзмә белән 8-9 май көннәрендә танышырга була.

Бәйрәм алдыннан Иске Җөри балалар бакчасында төрле чаралар уздырылып килә. Тәрбияче балалар белән  халкыбызның күрсәткән батырлыклары турында  әңгәмә үткәрде.  Шулай ук  “Җиңү көне” дип исемләнгән  күргәзмә дә оештырылды. Бу чараларның максаты: балаларның туган ил тарихы турындагы белемнәрен ныгыту; сугышта катнашкан ветераннарыбызга ярату  хисләре, хөрмәт тәрбияләү.  

Әлеге  акциягә  Иске  Җөри  авылы  китапханәчесе дә кушылды  һәм   укучылар белән китапханә  янына агачлар утыртты.

Бүген, ягъни 8 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 73 еллыгына" багышланган чара узды. Чарада, икенче кечкенәләр,уртанчы,зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре Сафина Р.К.,Шарифуллина И.И. җитәкчелегендә, Бөек җиңүгә карата балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, уеннар уйнадылар.  Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек.Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен, без яшь буын, сезгә зур рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез.

Бу көн- барлык һәлак булганнарны искә алу һәм  ветераннар га карата хөрмәт күрсәтү не искәртә . 4 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә һәм «Бәхетле балачак» беләшсәсенә  йөрүче укучылар Җиңү көнен ә карата яратып һәм бик теләп үз куллары белән кызыл гвоздик алар ясадылар. . К ызыл  гвоздика  символы -ул  халык хәтер е һәм илебезне саклаучыларга карата хөрмәте . Безнең бурыч –кулларына корал алып Ватанны саклаучыларга , үз-үз ләрен аямыйча тылда эшләгән, сугыш тан  соң җимерелгән хуҗалы кны күтәргән өлкән  буын кешеләренә ихтирам күрсәтү.   Аларның тырышлыгы  һәм батырлыгы хакына без ирекле һәм тыныч тормышта яшибез . Безнең гвоздикабыз мәңгелек хәтер символы булып калсын.

7 май көнне  11 нче сыйныф укучылары  Е.Я. Нуртдинова  җитәкчелегендә  Теләче авылы зиратында өмә үткәрделәр.  Унберенчеләр  1942 елда  Теләче авылы янында һәлакәткә очраган хәрби очучылар  каберләрен чистарттылар. Шулай итеп,  11 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан  сугышында илебезне саклаган геройларны искә алдылар.Бу изге  эшне оештырган  сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдиновага  һәм 11 нче сыйныф укучыларына бик зур рахмат.    

Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора. Акция Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән (барлыгы 17 кеше катнашты),  уздырылды. Балаларга сугышның дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган түбәндәге әсәрләрдән өзекләр укылды:  Л.Кассилның “Памятник советскому солдату”, ”Дорогие мои мальчишки”,  А.В.Митеевның “Мешок овсянки”, А.Твардовскийның “Рассказы танкиста”, К.Симоновның “Сын артиллериста” һәм С.Алексеевның “Первая колонна”.

Быел ул республикада 5 майга билгеләнде. Бу изге эштә  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлегендә эшләүчеләр дә  актив катнаштылар.  Алар мәдәният йорты биләмәсенә  бик күп  агач үсентеләре утырттылар.

Бакча балалары китапханәченең сөйләмен бик кызыксынып тыңладылар. Китапханәче балаларны журналлар һәм китаплар коллекциясе белән таныштырды, китапларга ничек мөрәҗәгать итәргә, китапларны ничек сайларга, үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар тыннарын да алмыйча  киштәләргә тезелгән матур тышлы китапларга сокланып карадылар. Моның хәтле китапларны аларның беркайчан да күргәннәре юк иде.

Китапханәгә сәяхәт балаларда зур кичерешләр калдырды һәм алар әти әниләре белән тагын китапханәгә килергә вәгъдә бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International