ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, галәмгә  очкан  беренче  очучы-космонавт Юрий  Гагаринның  хезмәт  батырлыгы  белән  танышу  уңаеннан “Галәмгә сәяхәт” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Юрий Алексей улы Гагарин – космонавт, Советлар Союзы Герое, космоска очкан беренче кеше. Кешенең галәмгә очуы - зур вакыйга. Без аны онытырга тиеш түгел.

Тукай айлыгы кысаларында  Айдар авылы китапханәсендә, шагыйрьнең  132-еллыгы уңаеннан,  матур альбомнар,  аның үлемсез әсәрләре, музыкаль язмалар  урын алган « Апрель – Тукай айлыгы» исемле күргәзмә  тәкъдим ителде.  Шулай ук китапханәнең яшь китап укучылары белән җанлы әңгәмә дә узды.

11 март көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина,  Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Минхаҗева белән берлектә татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе булган “Карга боткасы” үткәрделәр. Китапханәче балаларны “Карга боткасы” тарихы белән таныштырды, балалар төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Бәйрәм ахырында тәмле “Карга боткасы” һәм самавар чәе белән сыйландылар.

Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавапны шушы күргәзмәдән  таба алдылар.

Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Безнең балалар бакчасы да әлеге чараны уздыруда читтә калмады. Барлык төркемнәрдә дә әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр узы, фильмнар каралды.  Ә мәктәпкәчә әзерлек төркемендә  татар теле тәрбиячеләре Сабирзянова Л.М.  “Космонавтика көне” дигән шөгыль  уздырды. Шөгыль барышында ,балалар  белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин  турында кызыклы   презентация карап,  яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук   төрле  сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен  сынатып та карадылар. Шөгыль ахырында балалар һәркайсы үзләре күзаллаган космосны пластилин ярдәмендә  ясадылар. Әлеге шөгыль балалар өчен  кызыклы  булды.Кем белә, бәлки шушы балалар арасыннан бөек косманавтлар үсеп чыгып зур ачышлар ясарлар әле!?

Өлкән буын вәкилләре белән аралашу китапханәчеләр өчен аерым дөньяны ача. 10 нчы апрель көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Китапханә — өлкән буынга» дигән мәгълүмати экскурсия үткәрелде. Инде күп еллар дәвамында китапханәдә «Китапны һәр өйгә" хезмәте эшли. Китапханәчеләр мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларны өйләренә йөреп яңа китаплар, газета -журналлар белән тәэмин итәләр.

Шушы очрактан 3нче балалар бакчасы “Ракетаның космоска очуы” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды. Биредә балалар ата –аналар белән бергә эшләнгән рәсемнәр куелды. Килеп чыккан  рәсемнәргә карап сокланмыйча мөмкин түгел иде.

11 апрельдә Идел буе физик культура, спорт, туризм академиясендә инглиз теле буенча республика олимпиадасы уздырылды. Анда безнең мәктәп укучысы Гыйльманова Мәликә 2 урын яулады. Афәрин, Мәликә!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International