Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.
Презентация күрсәтү викторина сораулары белән үрелеп барды. Балалар игътибарына «Космическая азбука», «Энциклопедия юного астронавта», «На луне» һ.б. китаплар тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча балаларга бүләкләр тапшырылды.
Ярыш программасында күңелле ярышлар, җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлылык, шулай ук тапкырлык кирәк булды. Күңелле стартлар -балаларга иң кызыклы күңел ачу өчен варианты булып санала.Аларны спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, тәрбия активлыгын,мөстәкыйльлек тәрбияләү -төп бурыч һәм максат итеп куела. Спорт бәйрәме күңелле һәм кызык узды. Командаларга "татлы" бүләкләр тапшырылды.
12 апрель көнне Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методистлары Теләче урта мәктәбендә булып киттеләр. Методистлар укытучыларның эш программаларын тикшереп, искәрмәләр ясадылар, методик ярдәм күрсәттеләр.
2018 елның апрель ае «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсэтү комплекслы үзэгенең өйгә килеп ярдәм күрсэтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре, «Өлкән яшьтәге һәм инвалидларга куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе ярдәмендә, булекчәдә исәптә торган олкәннәргә һәм инвалидларга «Янгын булдырмау өчен ,үз – узеңне ничек тоту» кагыйдәләре турында сөйләнде, һәм белешмә таратылды , шулай ук «Ташкын вакытында ничек эш итү өчен» белешмә таратылды.
Социаль хезмәткәрләр исәптә торган олкәннәрнең һәм инвалидларның өй тубәләрен кардан чистарттылар, өй тирәләрен, керү юлларны кар , бозлардан арындырдылар.
2018 елнын 9 апрель көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова балалалар белән “Балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллану куркынычы” дип аталган темага төркемле дәрес уткәрде. Дәреснең максаты булып тәкъдим ителгән психоактив матдәләрдән ышанычлы баш тарту гадәтен формалаштыру тора.
2018 елнын 11 апрель көнендэ, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Мин хокукый жәмгыятьтә” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән “Балаларга хезмәт тәрбиясе хокукы” дип исемләнгән әңгәмә уткәрделәр.
“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Г.Тукайның “Су анасы”,”Шүрәле ” әкиятләрен бик яратып тыңладылар.
Күргәзмә ике өлештән тора. Беренчесе – “Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт”, икенчесе – “Тукай – шигъри чишмә” дип атала. Күргәзмәнең максаты китап укучыларда бөек шагыйребезнең әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче “Тукай китапларын укыйбыз” дигән акция игълан итте.