ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Анда катнашып, узегезне кызыксындырган сорауларга  җавапны түбәндәге адрес белән алырга  мөмкин: roditelirt@mail.ru

 

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.

Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы.  Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.

12 нче апрель - Космонавтика көне. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы да әлеге чараны уздыруда читтә калмады. Әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр узы, фильмнар каралды.  Балалар  белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин  турында кызыклы   презентация карап,  яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук   төрле  сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен  сынатып та карадылар. Әлеге әңгәмә балалар өчен  кызыклы булды.

2018 елның 12 апрелендә Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре авыл җирлекләре башлыклары һәм КФХ башлыклары катнашында семинар-киңәшмә булып үтте. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов 2018 елның 1 кварталында район хуҗалыклары һәм КФХлары тарафыннан алынган субсидияләргә анализ һәм агымдагы елның 1 кварталы терлекчелек эшчәнлегенә анализ ясалды.

Үз көчләрендә китапханәгә килә алмаган  пенсионерларга, китапханәче өйләренә китап алып бара. Якынча бер, айга ике тапкыр, мин китаплар һәм журналлар, периодик басмалар «Республика Татарстан», «Вечерняя Казань», «Теләче», - журналлар «Татарстан», «Казан», «1000 советов» тырышам алып барырга. Кызыксындырган  әдәбиятны телефон буенча, яки туганнары аша әйтәләр.

12 нче апрель – Бөтендөнья авиация һәм  космонавтика көне. Шул уңайдан Иске Җөри балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларга әлеге көннең тарихы турында сөйләделәр, презентация карадылар. Шулай ук аппликация техникасында ракеталар да ясадылар.

Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2018" старт алды, аңа Ямбулат авыл клубы һәм  китапханә хезмәткәрләре дә кушылды. Авыл клубы бинасы нигезен һәм Бөек Ватан сугышы  елларында һәлак булган якташларыбызның обелиск территориясен кардан чистарту эшләрен уздырдылар.

Алар күп укылып таушалган китапларның битләрен ябыштырдылар, тышларын яңарттылар. Балалар бу эшләрне  бик теләп башкардылар. Китап дәвалау үзләренә дә ошап китте. Балаларга бу чараны китапханәче Хузиахметова З.Г   оештырды.

12нче апрель көнне “Юрий Гагарин белән 108 минут” республикакүләм акция кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган чаралар узды. Бу бәйрәм уңаеннан тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырдылар, космос темасын яктырткан иллюстрацияләр карадылар, балалар үзләре дә планеталарны, ракеталарны рәсемгә төшерделәр.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау балалар китапханәсенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шуңа күрә күргәзмәдә сәламәтлекне кайгырту, таза һәм нык булу, күрү һәм ишетү сәләтен саклау, дөрес туклану, зарарлы гадәтләр һәм аларны профилактикалау буенча тәкъдимнәр турындагы китаплар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International