ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

13  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  9 нчы  сыйныф  укучыларының рус теле  фәненнән     имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. 9  нчы  сыйныф  укучылары бирелгән текстның   эчтәлеген  сөйләделәр,  сорауларга җавап бирделәр.    Мониторинг бик нәтиҗәле  үтте.                  

Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук  космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.

Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул. Әлеге айлык кысаларында 11 апрель  көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән  “Габдулла Тукай - балалар шагыйре” дип исемләнгән чара узды. Китапханәче  балаларны язучының китаплары белән таныштырды, әкиятләрен укыды. ”Мин кайсы әкияттән” дип аталган викторинада катнашып  балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.

"Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балаларга галәмгә беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып әңгәмә үткәрелде.

Укучылар презентация аша Лев Толстой биографиясен зур кызыксыну белән тыңладылар: яшел таякчык турында легенда, крестьян балалары өчен мәктәп төзетү һәм күп кенә башка мәгълүматлар турында белделәр. Алар Толстой әсәрләреннән өзекләрне бик яратып тыңладылар, әдәби викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар барлык биремнәрне дә  уңышлы үтәп чыктылар.!

13 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә яраткан, хәрмәт  иткән  шагыйребез Габдулла Тукайның 132- еллыгына багышланган  «И, мөкатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк, барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.

     11 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Үзәк  хәм Сауш бүлекчәләрендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

    Үзәк бүлекчәсендә техниканы карауга барлыгы 16 трактор, 7 арба, Сауш  бүлекчәсендә 15 трактор, 5 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү  вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм  шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе- Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

13 нче апрель көнне,  халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай, әби һәм түти белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы”  белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

13 апрель  көнне  Мәгариф һәм  фән министрлыгы  Казан инновацияләр университеты базасында  интернет- ата – аналар җыелышы үткәрә. Ата – аналар  интернет- җыелышын түбәндәге сылтама буенча кереп карарга була: https://ieml.ru/roditelskoe-internetsobranie/  

Һәр елдагыча, 9-14 апрель көннәрендә Татарстанда IV Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында  укучылар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгын үстерүгә багышланган чаралар үтә. Атналык Кече Кибәхуҗа мәктәбендә дә бара. Сыйныф җитәкчеләре тематик сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. 7 сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә. бүген укучылар өчен мастер- класс форматында ачык чара үткәрде. Укучылар уен формасында биремнәр үтәделәр. Акча санау аларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International