ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 9 март көнне  район администрациясе, җирлек башлыклары хәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта,  Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың  торышына күзәтчелек  идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Х.Х.Назиров  «2017 елда бүлекнең эш нәтиҗәләре турында» чыгыш ясады.

Әлеге фестиваль кысаларында 9 март көнне Айдар авылы мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле тәкъдим ителде. Тамашачы  яратып кабул иткән әлеге спектакльдә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова Алтынчәч ролен башкарды.

11  нче   март көнне  “ Батыр” спорткомплексында Теләче урта мәктәбе   командасы Теләче муниципаль  районы оешмалары, предприятиеләре арасында узган Кышкы спартакиада   ярышларында бик актив  катнашты. Ярышларда уңышлы чыгыш ясап,  Теләче урта мәктәбе  командасы  беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Күргәзмәгә татар язучыларының  әниләргә багышланган әсәрләре һәм журналлар куелды. Китапханәгә  килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша алды.

Ил тормышындагы  мөһим вакыйга уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Киләчәгеңне сайла!” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмә 2018 елның 18 мартына кадәр яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак.

Концертта жыр-бию белән бер рәттән, күңелле сәхнәләр дә күрсәтелде. Әзерләнгән концерт, программасын Шеморбашлылар жылы кабул иттеләр.

Шул уңайдан  9 март көнне Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “Язлар алып килә җырларны» дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә авылыбызда туып үскән Гөлнара Габделхаеваның  яңа җыры  тамашачыга тәкъдим ителде. Шулай ук авылдашыбыз шигырьләр язучы Васил Музаффаровның  сүзләренә, Тәслимә Низами көенә язылган “Мәхәббәт сере” җырын да Гөлнара башкарды. Әниләр турында бик күп җырлар җырланды. Гомумән кичә җыр һәм шигырь бәйрәменә әйләнде. Кичәдә катнашучылар барысы да үзләренең талантларын оста күрсәттеләр. Тамашачылар бик канәгатъ булып аларны алкышларга күмделәр.

Ялгыз яшәүче Елезарова Мария апа китапларны укырга бик  ярата. Библиотекага кадәр чыгып җитә алмыйм хәзер, яшь бара шул ди. Китаплар минем юанычым, уземә ошаган китапларны күршеләремә дә укырга биреп торам әле. Кипат укыганда ялгызлык сизелми  ди Мария апа.

Алар язучының экспонатлары белән кызыксындылар. Фатих Хөснинең туган нигезендә булдылар. Авылыбызның олы буын апасы - Фәүзия апа Садыйкова ( Ф. Хөснине күреп белүче) белән очраштылар.  Ф. Хөснинең Югары Мәтәскә авылында яшәүче туганнары Салахиев Мансур гаиләсендә булдылар. Алар Фатих ага Хөсни турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, ничек аралашулары турында сөйләделәр. Журналистларны китапханәче каршы алды, барасы җирләренә йөртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International