ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

«Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» на сайте ФНС России позволяет:

-              получать актуальную информацию об объектах имущества и транспортных средствах, о суммах начисленных и уплаченных налоговых платежей, о наличии переплат, о задолженности по налогам перед бюджетом:

При исчислении ЕНВД базовая доходность умножается на коэффициент-дефлятор (К 1). С 2015 года его значение не менялось - 1,798. Согласно Приказу Минэкономразвития России от 30.10.2017 N 579 на 2018 год показатель составляет 1.868. Эго значит, что при неизменной величине физического показателя, коэффициента К2 и налоговой ставки сумма единого налога уже за I квартал 2018 года будет больше.

Территориальный орган социальной защиты информирует Вас, что постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 9 февраля 2017 года № 67 «О единовременной выплате женщинам, постоянно проживающим в сельской местности, при рождении ребенка» установлена единовременная (разовая) выплата:


9
февраль, 2018 ел
җомга

Управление ФНС России по Республике Татарстан сообщает, что подать документы, касающиеся налогообложения имущества физлиц, с 2018 года можно будет в любом налоговом органе.

Налогоплательщик сможет обратиться в ближайшую налоговую инспекцию, чтобы подать заявление о предоставлении льготы по имущественным налогам или уведомление о выбранных объектах в отношении которых предоставляется льгота по налогу на имущество физлиц.

                                                                   


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Без тыныч тормышта яшәсен өчен, сугышта катнашып, җиңү таңын якынайткан, сугыштан соң авыр елларда илне торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбыз алдында үтисе бурычларыбыз шактый безнең.  Баландыш авылы җирлегендә  хәзерге вакытта исән бер генә сугыш ветераны да калмады. Ләкин аларның  исемнәрен мәңгеләштерүче обелиск- һәйкәл бар. Аның тирә- ягын чиста, матур итеп тоту безнең төп бурычыбыз.  Шушы максаттан, бүген – 7 нче февраль  көнне безнең Баландыш төп мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучылары, педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. җитәкчелегендә,  һәйкәл тирәсен кардан арындырды, җыештырды.

  1 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халык  язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Фатих Хөсни - гүзәл мирас калдырган әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 40 - 50 елларда язучы "Йөзек кашы" (1942), "Җәй башы" (1953), "Авыл өстендә йолдызлар" (1955) повестьларын иҗат итә. "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), "Утызынчы ел" (1963) романнарын укучылар җылы кабул итә.   "Еллар һәм юллар" (1956), "Бертуган Таһировлар" (1965) кебек пьесалары Камал театрында уңыш белән бара.  Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен "Почет билгесе" (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен Ф. Хөсни 1972 елда ТАССРның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.М.Шәймиев Указы белән "Татарстан республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелә.  1936 едан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фатих Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Тел йөгереклелеге, аһәңлелеге әйтергә теләгән фикерен  үтемле итеп җиткерергә ярдәм итә. Әлеге дата  уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Гүзәл мирас калдырган әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм  күп кенә китаплары куелды. Китапханәгә килгән укучылар белән бик теләп Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр укылды.

2018 елның  5 февралендә  Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Алан авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International