ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан 4 февраль көнне, Күкчә авылы китапханәсендә “Матур әдәбият –әхлак тоткасы”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучының  китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.

3 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә якташ язучыбызның 110 еллыгына багышлап “Чал имәндәй син, ә тамырың туган як туфрагында” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре урын алды, китапларга күзәтү ясалып, студентларга  тәкъдим ителде.

Рус язучысы М. Пришвинның табигать турындагы повестьлары һәм хикәяләре санап бетергесез. Ул табигатьне тасвирлауда әдәби сурәтләү чараларын оста куллануы белән аерылып тора. Күргәзмә мәктәп программасына өстәмә материал буларак тәкъдим ителде, чөнки язучының иҗаты өченче сыйныфта ук өйрәнелә һәм балалар Пришвинның кем икәнен яхшы белә. М. Пришвинның биографиясе шактый кызыклы, чөнки ул бик күп сәяхәт иткән һәм табигатьтәге күп төрле гаҗәеп күренешләрне үз күзләре белән күргән. Сәяхәттә күргәннәрнең барысын да көндәлегенә теркәп барган һәм нинди дә булса чираттагы хикәясе яки повестына материал буларак кулланган. Юкка гына Пришвинны рус табигатенең җырчысы дип атамаганнардыр.

31гыйнвар -3 февраль көннәрендә   Казанда татар әдәбиятыннан  Республикакүләм  олимпиада  үткәрелде.  Олимпиадада Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Юсупова Резеда да катнашып, призлы урынны яулады. Резеданы олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. әзерләде.   Аларны чын күңелдән чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз. 

2018 елның 5 февраль көнендэ Олы Тиләҗе авылында яшәүче тыл ветераны Сәитова Оркыя Хидият  кызына 100 яшь тулды. Шул уңайдан Оркыя  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 3 февраль көнендэ Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Гәптевәлиева  Әсмәбикә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әсмәбикә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Тәҗрибә уздыру барышында балаларның хәтере арта, фикерләү, анализлау һәм чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек процесслар активлаша. Балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәтәләр, үзләрен галим, эзләнүче, ачышлар ясаучы кеше буларак хис итәләр. Бу балаларда образлы фикерләү хас икәнен аңлата, эксперимент методы яшь үзенчәлекләре буенча да туры килә. Мәктәпкәчә әзерлек чорында әйдәп баручы метод, әйләнә-тирәне тануның табигый юлы булып тора. Һәр балага да үз тәҗрибәсен үздыру бик мөһим. Бала күзәтүче буларак карап кына торырга түгел, ә барысын да үзе эшләргә тиеш. Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының балалары да су белән тәҗрибә үткәреп, аның үзлекләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белделәр.

Әлеге чарада  Теләче муниципаль район башлыгы  И.Ф.Зарипов, авыл җирлеге  һәм оешма җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International