Ул әлбәттә шулай. Безнең балалар бакчасында да шушы көннәрдә татарчага тәрҗемә ителгән мульфильмнар буенча рәсем бәйгесе булып үтте. Рәсемнәр балалар бакчасының фойесында күргәзмә рәвешендә оештырылды. Бәйгедә зурлар һәм мәктәпкәчә яштәге төркем балалары катнашты. Афәрин!
Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аның тормыш юлы турында мәгълүмат куелды. Китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.
Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Гатиятов Рәсип Рәшит улы, Фатхуллин Айназ Гыйлван улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Ярышта барлыгы 21 команда катнашты.Ярыш нәтиҗәләре буенча команда 12 урында калдылар.
Очрашу барышында без яшь китап укучылар белән язучы М.М. Пришвинның китапларына һәм табигать турында кызыклы фәнни-популяр китапларга анализ ясадык. Әңгәмә барышында, китап укучыларга язучының әсәрләре буенча төзелгән кроссворд чишәргә тәкъдим ителде. Укучылар кроссворд сорауларына бик теләп җавап бирделәр, җавап бирә алмаган сорауларга мин күргәзмәгә куелган китаплардан җавап табырга тәкъдим ясадым.
Клуб мөдире Фаляхова Р.А. яшьләргә наркоманиянең зыяны турында сөйләде, мисаллар китерде, килеп чыгу, таралу сәбәпләрен аңлатты.
Элеге чарада 6 команда коч сынашты.
ХК «Алан» - ХК «Тилэже», очрашуы 0:5 исәбе белән ХК «Тилэже» командасы файдасына төгәлләнде;
ХК «Яшен»Шэдке авылы – ХК «Ю.Кибэхужа» очрашуы 7:0 исәбе белән ХК «Яшен» командасы файдасына төгәлләнде;;
ХК «О. Мишә» - ХК «К. Кибэхужа» очрашуы 3:1 исәбе белән ХК «О. Мишә» командасы файдасына төгәлләнде.
Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.
Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнгән. Сугыш һәм аның геройлары турында истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар булыша. Шул уңайдан, 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А. Г. «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» исеме белән китап кычкырып укулар үткәрде. Ул балаларга сугыш елларының авырлыгы, бу акциянең әһәмияте ,партизан балалар турында сөйләде, аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китаплар, герой пионерлар турындагы альбом белән таныштырды. Кычкырып укулардан соң укучылар китаплар турында фикер алыштылар.
Шул уңайдан без: авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М А. һәм китапханәче Хуҗиәхмәтова З.Г. язучының кызы Фәридә апада кунакта булдык. Фәридә апа безгә әтисе турында сөйләде, кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Авыру булса да үзен бик яхшы хис итә. Хәлен белгәнгә күңеле булып калды.