ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гыйлманова Мәликә татар теле буенча республика олимпиадасының призёры  булды. Аны һәм Мәликәне олимпиадага әзерләгән укытучысы Гатауллина Дания Гарафетдин кызын җиңү белән котлыйбыз, аларга уңышлар телибез!

Күргәзмәдә күренекле язучыбызның ижатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды.

Бүген без Фатих Хөснине татар әдәбияты классигы сыйфатында күрәбез. Һәм әдәбиятыбызда шундый зур язучы булуы, аның якташыбыз, Теләче ягы иҗатчысы икәнлеге булуы белән горурланабыз. Еллар уткән саен аның алтын-жәүхәрләрдәй әдәби таланты калкуырак күренә, һәрдаим әсәрләре китап укучыларга тәкъдим ителә.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  өстәмә белем бирү педагогы  Шаипова Р.И. җитәкчелегендә  “Стиль һәм мода” коллективы нәтиҗәле эшләвен дәвам  итә.Яңа ел каникулларыннан соң укучылар аеруча илһамланып эшкә керештеләр. Бу көннәрдә  алар үзләренә йокы күлмәкләре тектеләр. Яраткан шөгыль укучылар өчен шатлык.

Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 3 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый  үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны  бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.  Бүгенге көндә 8 февраль көнне районда үткәреләчәк бадминтон ярышына  зур әзерлек бара.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсндә  “Гүзәл мирас калдырган әдип” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. 1934-1941 еллар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф. Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм анын күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

Дәрес якташ язучыбыз Фатих Хөснинең 110 еллык юбилее уңаеннан үтте. Фатих Хөсни үзе безнең арада булмасада, аның рухы әсәрләрендә яши. Ул туган ягына тугры булып, әсәрләрендә үз авылы кешеләрен, табигатен күрсәтеп иҗат иткән . Балалар Ф.Хөснинең китапларын яратып укыдылар, эчтәлекләрен сөйләделәр. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды.  Күргәзмәгә язучының китаплары куелды. Дәрес ахырында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр, “Йөзек кашы”дигән презентация күрсәтелде.

Балалар белән бергәләп кызыклы табышмаклар, уеннар, конкуслар иленә сәяхәттә йөреп кайттылар. Берсен-берсе уздырып викторина сорауларына җавап бирделәр. Шаярып, көлешеп, уеннар уйнап, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Әлеге музыка коралларында уйнаучы сәнгать осталары бәйгесенең максаты — гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү.Бәйгедә  тальянчылар, гармунчылар - 29 халык таланты катнашты. Бәйгенең нигезләмәсенә ярашлы, һәр бәйгече өч әсәр башкарды, репертуарны ирекле рәвештә үзе сайлады.Чыгышлар аерым башкаручылар, ансамбльләр номинацияләрендә бәяләнде. Район авылларыннан җыелган  иң өлкән башкаручы Олы Мишә  авылыннан 83 дистәне ваклаган Әлмөхәммәт абый Насибуллин һәм Алан авылыннан   тальянын  гомере буе сердәше иткән 82 яшьлек Шугаипов Гатият абый булды. Ә иң яшь гармунчыбыз Шәдке авылыннан  8 яшьлек Мухаметханов Айбулат иде.      

2  февраль көнне Теләче урта мәктәбенең укучылары Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап  Ватан өчен көрәшкән сугышчылар истәлегенә багышланган обелискка чәчәкләр салдылар. Теләче урта  мәктәбендә Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган класс сәгатьләре үтте. Бу тарихи датага багышланган чаралар тарих, рәсем сәнгате һәм әдәбият дәресләрендә дә үтте. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткән. Бу сугышта өлкәннәр дә, балалар да Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халкыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International