Кичәдә өлкән буын китап укучылар, яшьләр,мәктәп яшендәге китап укучылар катнашты. Килгән барлык катнашучы тау шуды, төрле уеннарда үзен сынады.
Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бу чарада "Ак калфак"авыл иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызлары катнашты. Әгәр хатын-кызлар үз милләтенә карата булган мәхәббәт хисен сакласа, татар халкы яшәр һәм югалмас. Нәкъ менә китапханә мәдәни мирасны җыя һәм саклый.
Шул унайдан, Сауш авылы китапханэсендэ язучыга багышлап стенд куелды. Стендта язучыных тормыш юлы хэм ижаты чагылдырылды, якыннарынын, иптэшлэренен хэм чордашларынын ана багышланаган канатлы сузлэре яктыртылды. Китапханэгэ килгэн хэр китап укучы шушы стенд белэн уку залында таныша ала.
Ул совет развечиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Партизану Отечественной войны» медале оешуга 75 ел тулуга багышлап үткәрелде (1943 ел, 2 февраль). Китапханәдә совет чорындагы партизан – балалар турындагы әдәбиятны популярлаштыручы «Дети – герои Великой Отечественной войны» дигән презентация әзерләнде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Баландыштан Фәсхиев Салават һәм Теләчедән Фәттахова Раиля чыгыш ясады.
Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә калмый. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. Күңелле әңгәмәләр корабыз. Бергәләп кул эшләре эшлибез. Бүгенге очрашуыбызда берләшмә әгъзасы Гөлчирә Әскәрованың туган көнен билгеләп үттек.
Патриотик айлык кысаларында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары 2 февральдә мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сугыштан кайткан өчпочмаклы хатларны игътибар белән укыдылар. Мәктәп музее укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Халкыбызның үткәненә, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт уята.
2 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә, язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, буклет эшләнде, презентация ясалды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре, язган хатлары тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә китап укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.
Мастер-класста район мәктәпләре укучылары,балалар бакчалары балалары һәм балалар иҗат үзәге һәм музыка мәктәбе балалары катнашты. Фестивальнең төп 3 номинациясе - вокал, хореография һәм конферанс буенча аларга башкаладан килгән педагоглар белем бирде. Актерлык осталыгы, вокал, конферанс буенча тренингны “Созвездие-Йолдызлык” фестивалененең продюссеры Дмитрий Туманов уздырды, вокал буенча дәресне Мәскәү кунагы, җырчы һәм артист Алина Ивах бирде, хореография серләренә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Райлә Гарипова төшендерде, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җитәкчесе урынбасары Айдар Гайнетдинов исә яңа сезонның үзгәрешләре белән таныштырды.