Бу атнада укучыларда Ватаныбыз тарихы белән кызыксыну уяту, мөстәкыйль эш күнекмәләре үстерү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих атналыгы үтә. Атналык кысаларында мәктәпкүләм дәрестән тыш чаралар планлаштырыла. Атналыкны нәтиҗәле итү өчен укытучы Рахматуллина А.Ә. тарафыннан ныклы әзерлек алып барылды, чаралар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп планлаштырылды. Бүген яшь тарихчылар 2-7 сыйныф укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырдылар.
Зурлар төркеме балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.
Кичә барышында балаларга язучының иҗаты һәм мавыктыргыч әсәрләре белән якыннан таныштыру максатыннан,аның әсәрләре укылды һәм кызыклы уеннар тәкъдим ителде.
Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.
16 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән, күренекле татар шагыйрәсе Г. Зәйнәшеваның тууына 90 ел уңаеннан түгәрәк өстәл артында, аның иҗаты белән якыннан танышу уздырылды. Соңыннан Г.Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды, шигырьләр укылды.
18 января 2018 года в рамках подготовки к выборам Президента Российской Федерации в Узякском сельском клубе прошло обучение членов территориальной и участковых комиссий Тюлячинского муниципального района.
Шулай ук Гөлшат Зайнашеваның тормыш юлы белән танышып, балаларга язган шигырьләрен карап үтелде. Күп кенә шигырьләре аның жырларга салынган.
Кичә төрле уеннар, күңелле ярышлар белән үрелеп барды. Әлеге чарадан берәү дә бүләксез китмәде. Соңыннан Кыш бабай белән Кар Кызы өйдән өйгә йөреп балаларны бәйрәм белән котлады.
Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.