Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “ Аяз Гыйләҗев иҗаты татар халкы хөрмәтенә куелган мәдәни һәйкәл ул” дип исемләнгән китап - күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. Ш. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Кошларга ярдәм итү-саваплы эш” акциясенә кушылып кошларга җимлекләр элделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитны саклау, балаларга шуны өйрәтү саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. «Нәзүрәтел-хак» (Казан, 1870), исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Ш.Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәръяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра. Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була.
Быел милли көрәш буенча республиканың спорт остасы, атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды. 21 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында әлеге мәртәбәле бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
21 гыйнвар көнне Алан авылының хоккей мәйданында Алан авылы җирлеге беренчелегенә, эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов призына хоккей ярышы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Алан, Мәтәскә, Сауш һәм Алан урта мәктәбе командылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга- Алан, 2 урынга- Мәтәскә, 3 урынга -Алан урта мәктәбе, 4 урынга-Сауш командылары лаек булды.
2018 елның 16 гыйнвар көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәге белгечләре, « Возьмемся за руки- друзья!» дип исемләнләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән тугызынчы дәресен үткәрделәр.
Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби укуны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. ачып җибәрде һәм сүзне Теләче урта мәктәбенең тарих укытучысы Абдуллина Г.А. һәм аның укучыларына, Шәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гәбделхаева Р.Х.-га тапшырды. Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук чара барышында Ш. Мәрҗани турында “Колодец Марджани” исемле видеофильм һәм презентация күрсәтелде. Китапханәдә "Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исемле китап күргәзмәсе, буклет, закладкалар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик ошый, чөнки алар туйганчы таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
14 – 16 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы булып узды. Рус әдәбияты фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары
Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина һәм Г. Ситдыйкова катнаштылар. Региональ этапта Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина призерлар булдылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны олимпиадага рус теле һәм әдәбияты укытучылары Е.Я. Нуртдинова белән Р.Р. Мөхәмәтшина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!