20 январьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Нюрнберг процессына багышланган дәрес үткәрелде. Тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. үз чыгышында укучыларны Халыкара хәрби трибуналның иҗтимагый әһәмияте белән таныштырды. Дәрес барышында балалар “70 елдан соң Нюрнберг процессы” дигән документаль фильм карап, әлеге вакыйга буенча үз белемнәрен ныгыттылар.
Россия дәүләте өчен 18 нче гыйнвар истәтекле көн булып санала. Олы Мишә урта мәктәбендә, 19 нчы гыйнвар көнне узган тәрбия сәгатендә, бу көн искә алынды. Тарих укытучысы Газизуллин Р.Ә. 5-8 нче сыйныф укучыларына Ленинград блокадасы вакыйгалары турында, презентация аша, мәгълүмат бирде. Блокада күп югалтулар белән генә илгә тынычлык китерде. Аларның батырлыклары безнең күңелдә мәңге сакланыр. Геройларга мәңгелек дан!
19нчы гыйнвар көнне Теләче 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә “Аленушка” балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Алар үзләренең яшьтәшләренә А.Алишнын “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Аленушка” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләренә тамаша бик ошады.
Әлеге күргәзмә, китап укучыларны Яңа ел, Раштуа бәйрәменең гореф-гадәтләре белән таныштыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият балалар һәм олылар өчен дә. Күргәзмәдә, яңа ел рецептлары белән журналлар, бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында энциклопедияләр, балалар өчен раштуа турында әсәрләр җыентыгы урнаштырылды.
Күргәзмәнең исеме “ Яхшы китап һәр күңелгә юл таба ”дип аталды һәм ул язучының тууына 90 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының иҗат җимешләре куелды.
Үзенчәлекле башкару манеры, кабатланмас тембрлы, халык көйләренә тирән мәхәббәте Нәфисә Василованы татар җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе итеп таныта. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем” һ.б. халык җырларын да яратып башкара. Якташыбызның юбилее якынлашкан көннәрдә, аны искә алу максатыннан, Айдар авыл китапханәсендә «Моңнар булып кайтсын җырларым” дип исемләнгән җыелма папка булдырылды. Ел дәвамында әлеге папка җырчы турындагы мәгълүматлар белән тулыландырылып барачак.
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. 1956— 1960 еллар арасында «Чаян», «Азат хатын», «Ялкын», «Совет әдәбияты» журналларында, республика газеталарында язучы өч дистәгә якын хикәя, фельетон, мәкалә һәм үзенең беренче күләмле әсәрләреннән «Дүртәү» исемле әсәрен бастыра. Китап укучылар язучының әсәрләре белән танышканда, күпчелеге авыл тормышына багышланганын, аларда әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт-гаилә, намус-вөждан каршында җаваплылык, яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманның көрәше кискен вакыйгалар, тирән конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртылуын аңлыйлар.
Күргәзмәдә язучының китаплары һәм аның тормыш юлы турында мәгьлүмат урын алды.
Бөек рус язучысының тууына быел 190 ел тула. Л.Н.Толстой Казанда укыган, гомумән рус язучысының Казан белән бәйле истәлекләре шактый. Шуңа да 2018 елны Татарстан президенты Толстой елы дип атады. Әлеге уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә дә “2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы” дип исемләнгән стенд ясалды.
Безнең Шәтке балалар бакчасында, балалар саф һавага чыккач файдалы хезмәт белән шөгыльләнергә яраталар. Менә бүген дә алар ничек тырышып кечкенә көрәкләр белән кар көриләр. Уйнар өчен мәйданчык әзерлиләр.