Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә 15 гыйнвар көнне "Сагыналар сине якын дуслар" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Нәфисә Василова җырчы булу өмете белән 1956 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә үзен сынап карарга була. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем”, “Кәккүк”, “Җиде елга”, “Киек казлар”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” һ.б. халык җырларын яратып башкара. Җырчы буларак тамашачы аны бик тиз үз итте. Җырчыга 1979 елны “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
19 нчы январь көнне Олы Нырсы авылы клубында “ Ел укытучысы -2018” республика конкурсының муниципаль этабы үзды. Укытучылар конкурсы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова җитәкчегендә үтте. Теләче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Л.К. Хамидуллина конкурста уңышлы чыгыш ясады. Л.К. Хамидуллина нәтиҗәле чыгышы өчен грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Ярышта Яр Чаллы шәhәреннән 30 нчы hәм 44 нче мәктәпләр,Кукмара, Мөслим,Теләче районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәкимов Рафил Рефат улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар командасы 4 урында калдылар.
20 нче гыйнвар көнне Теләче авылының Чангы базасында Татарстан Республикасының II Спартакиадасы кысаларында 2002-2003, 2004-2005 нче елгы яшьүсмер- егетләр һәм кызлар арасында чаңгы буенча муниципаль этап ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы 13 мәктәптән 108 укучы катнашты. Нәтиҗәләр буенча командалар арасында 1 урында Шәтке урта мәктәбе, 2 нче урында Олы Мәтәскә урта мәктәбе,3 урында Сауш төп мәктәбе.
Концерт Фатыйхов Әнәс Вакыйфовичның якты истәлегнә багышланган иде.
16 гыйнвар - балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел, 17 гыйнвар - язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм РСФСРның М.Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды. Әлеге даталарга багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә язучыларның иҗатларыннан китап күргәзмәсе төзелеп куелды һәм күзәтү үткәрелде. X. Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. X. Халиков — 1973 елдан, А. Гыйләҗев — 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.
Очраштык командасы «Теләче» һәм «Арктика» Буа шәһәре. Исәбе 14:1 командасы «Теләче» җиңү яулады.
Шул унайдан Айдар мәдәният йортында әлеге куренекле язучыларга багышлап мәдәният почмагы эшләнде.
17 нче гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары «Карлсон, который живет на крыше», «Старик Хоттабыч», «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мультфильмнарын карап кайттылар. Легендар әсәрләрне экранлаштыру аша яшь китап укучыларның игътибары юбиляр - әдәбиятчыларның иҗатына юнәлтелде, шулай ук әсәрләр популярлаштырылды. Соңыннан балалар белән бергәләп күрсәтелгән фильмнар һәм әсәрләргә чагыштырмача анализ ясалды.