ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 20 гыйнвар көнендэ Караширмә авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиева Гилембанат Фәйзи кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гилембанат апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 10 январь көнендэ Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл  ветераны  Низамов Шиhап Җамали улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Шихап абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 5 январь көнендэ Югары Саурыш авылында яшәүче ветераныбыз  Әхмәтҗанов Әгләмҗан Әхмәтҗан улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Әгләмҗан абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары  Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.

16 нчы гыйнвар көнне Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. (1818—1889). Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды. Бөек татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан Максабаш башлангыч мәктәбендә "Бөек татар мәгърифәтчесе" дигән чара узды. Ш. Мәрҗанинең төрле өлкәләрдәге эшчәнлегенә тулырак тукталып, аның фәлсәфәи, тарихи, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече буларак хезмәтләре турында сөйләнде. Аның Арча төбәге белән бәйле булуы , Ташкичү авылында узган балалык еллары, шунда башланган хезмәт юлы турында мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну уятты.

Быел милли көрәш буенча  республиканың спорт остасы,  атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды. 21 гыйнвар көнне  “Батыр” спорт комплексында  әлеге мәртәбәле  бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында  муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Һәм әлеге конкурс кысаларында , иң беренчеләрдән булып,  тамашачыга ,21 январь көнне,  Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында   спектакле тәкъдим ителде.

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.

 

20 нче гыйнварда Теләче  авылы чаңгы базасында район мәктәпләрендә укучылар өчен чаңгы ярышлары  узды. Теләче урта мәктәбе укучылары И. Ибраев,  А. Шәймарданова, Б. Котдусов 1 нче урынны  яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар А.Гыйләҗев турында күбрәк мәгълумәт алдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International