ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

15 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә, Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көне” акциясе кысаларында, поэзия көне үткәрелде. Бу уңайдан китапханәдә “Имени его столетья не сотрут ...”дип аталган күргәзмә оештырылды. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.

17 октябрь көнне, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Йөзек кашы” әдәбият сәнгать иҗат берләшмәсенең иң актив члены, Максабаш авылында яшәүче ветеран укытучы Тәнзилә апа Шәрәфиеваны 75 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга иң матур теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йорүче балалар:  Нигматзянов Данияр ( җитәкчесе Нигматзянов Булат ) һәм Гаффаров Ильназ (җитәкчесе Нуртдинов Руслан) 14 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районының “Каинки- көз- 2017” дип исемләнгән  авиамодельләр фестивалендә катнашып кайттылар. Алар анда Очу ераклыгына яраклаштырып ясалган модельләр белән көч сынаштылар.

Чара, «Жизнь и творчество М.Ю. Лермонтова» исемле презентация карау белән башланып китте. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер алыштылар. Шулай ук  китапханәдә “Что мы знаем о Лермонтове” исемле күргәзмә – викторина эшләнде.

            16 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә музейларга багышланган "Татар тарихын барлап" дип исемләнгән күргәзмә -  күзәтү оештырылды.  Китапханәче Гөлия Шакурова оештырган күргәзмәнең максаты: Туган якны өйрәнү нигезендә укучыларны Казан шәһәрендәге музейлар белән таныштыру, тирән мәгълүмат бирү. Әлеге күргәзмәдә укучылар "Хәзинә" музей комплексы бинасында урнашкан Бөек Ватан сугышы музей - мемориалы, Татарстанның табигать тарихы музее, Милли сәнгать галериясе; шулай ук Милли мәдәният, Евгеней Боратынский, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче музейлары, Нәҗип Җиһанов музей - фатиры хакында мәгълүматлар таба алалар. Күргәзмә туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән бер кешене дә битараф калдырмас.

1552 елның 15 октябрендә Казан,  Иван Грозный җитәкчелегендәге рус гаскәрләре трафыннан яулап алына.  Казан ханлыгы үзе идара итә алмый башлый. Шул көннән соң , яңа дәвер килә, чиркәү белән мәчетне берләштерергә дигән фәрман укыла. Ләкин мөселман халкы, үзенең динен сатмый, мәдәниятын саклап калу өчен канлы көрәшкә бара. Явыз  Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алабыз, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш иябез. 

Шәтке авылы китапханәсендә хәтер көненә багышлап «Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир”дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә татар халкының батырлыгын чагылдырган китаплар урнаштырылды.

1552 елда Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк! Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Кешелекнең хәтере мәңгелек" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Шул уңайдан, 14 октябрь көнне  Айдар авыл китапханәчесе  башлангыч мәктәптә “Хәтер тора сакта, үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла...” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды.     Укучыларыбызга  шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар  тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде. Китапханәче укучыларга тарихи вакыйгалар турында сөйләде, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан бәетләр укыды.

Теләче спорт мәктәбе тренерлары Әскәров Венер, Сафин Алмаз, Гыйниятуллин Илдар, Шәмсетдинов Райнур, Гыйниятов Рамил җитәкчелегендә әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International