Безнең 3нче балалар бакчасында даими ике дәүләт теленә өйрәтү буенча заманча эффектив белем технологиясе буларак УМК материаллары кулланыла. Бүгенге көндә актуаль бурычлардан иҗади фикерләүче, инициативалы,
иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилигваль) шәхес тәрбияләү.
Балаларга бигрәк тә курчак театры ошый. Чын артистлар кебек роль текстларын ятлыйлар, дикция өстендә эшлиләр. Иң мөһиме бу процесста спектакльдә катнаша торган һәр бала үз кимчелекләренә каршы көрәшә: куркуын, дулкынлануын җиңәргә өйрәнә.
30 сентябрьдә Казанда 1-7 сыйныф укучылары өчен «Татарча хатасыз» дигән олимпиада уздырылды. Безнең мәктәп данын яклаган 4 сыйныф укучысы Садыкова Динара әлеге бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Аны һәм Динараны олимпиадага әзерләгән укытучысы Хәсәнова Г.Ә. җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышлар телибез!
7-16 октябрьда Республикабызда табигатьне саклауга юнәлдерелгән “Урман атналыгы – 2017” акциясе бара.Акциянең төп максаты – Россиянең урман байлыгын арттыру һәм торгызу проблемасына игътибарны арттыру. Традиция буенча безнең Максабаш башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре, укытучылары һәм укучылар бу акциядә актив катнашалар. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Мәктәбебез тагын да матуррак һәм ямьлерәк булыр дип ышанып калабыз.
Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: Дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Айдар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә шул уңайдан бәйрәм үткәрелде. «Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә» дип исемләнгән кичәдә күп еллар үз эшләренә тугры калып, туганнан алып гел авылда тормыш корган терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр чакырылды. Мул табын артында кызыклы әңгәмә корып,тормыш вакыйгаларыннан мисаллар китерелде.
14 октябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Покрау бәйрәменә карата җырлар җырланды, сынамышлар әйтелде. Каз турау йоласы күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
16 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Урман утырту көне” акциясе уздырылды. Әлеге чараның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру. Акциядә барлык укучылар да актив катнашты һәм мәктәп территориясенә йөз илледән артык агач утыртылды.
14 октябрьдә Чистайда армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары уздырылды. Теләче районы командасы данын яклап катнашкан Хәбирова Г. әлеге ярышларда 3 урын яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!
15 октябрь - хәтер көне уңаеннан, бүген (16.10.2017) Баландыш төп мәктәбендә, тарих фәне укытучысы Гилазова Э.Р. житәкчелегендә зур чара үткәрелде. Чараның төп максаты: татар халкы тарихында тирән эз калдырган, Хәтер көне турында мәгълүмат бирү. Укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру. Игътибарлылык, ватанпәрвәрлек, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.Казан тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, җырлар, шәһәребезнең тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру.
Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзләр эзлибез. 7нче октябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр Татарстанда “Урман атналыгы 2017” дигән акция бара. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары , әлеге акция кысаларында, кул чуклары ярдәмендә агач рәсемнәре ясадылар.