Безнең «өлкән» һәм зирәк буын китап укучыларыбыз өчен бу бәйрәм генә түгел ,ә бер – берсе белән аралашу чарасы да. Бу алтын көз чорында Теләче районының китапханә һәм клубларында һәр елны төрле чаралар үткәрелә.1 нче октябрь көнне Үзәк авыл клубында да Валиуллин И.К. һәм китапханәче Хазипова Ф. А.белән берлектә кичә үтте.Өлкәннәр көне һәр елны клуб белән тыгыз элемтәдә үтә.
Алар иң элек фойеда кул эшләреннән торган күргәзмә белән танышты, түгәрәк өстәлләрдә утырган оешма –предприятие җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсәләләр белән мөрәҗәгат итте. Соңыннан өлкәннәр районыбыз үзешчәннәре тарафынна әзерләнгән бәйрәм конөертын тамаша кылды. Үзләрен район башлыгы Илдус Зарипов котлап, изге тәләкләрен җиткерде.
Бүген балаларга тәрбияче “Юл билгеләре” турында сөйләде һәм “Юл билгеләре” шәһәренә сәяхәткә алып барды. Сәяхәттә балалар белемнәрен ныгытты. Балалар бакчада уздырылган бәйгеләрдә бик тырышып катнашалар. Бу бәйгеләрдә алар югалып калмый. Светофорга карап дөрес итеп юл аркылы чыгалар, юл билгеләрен яхшы беләләр. Һәр бала юл йөрүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Шул вакытта гына балалар белән куркынычсызлыклар булмас, юлларыбыз имин, тормышыбыз тыныч булыр.
1 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе,“Көзге яхшылык атнасы- изге эшләр эстафетасы” кысаларында “Наша дружная семья. Безнең гаилә” дип исемләнгән фотоконкурс оештырды. Конкурста китап укырга яратучы гаиләләр катнашты.
Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
2 нче октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветеран – өлкәннәре белән очрашу кичәсе уздырдылр. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Сез безгә кирәк әле, сез безгә терәк әле» исемле күргәзмә эшләнде.
Мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы концерт номерлары өлкәннәребез тарафыннан җылы кабул ителде.
Фәүзия апа һәм Шиһап абый белән очрашып үткән тормыш юллары турында әңгәмә кордылар. Соңыннан күчтәнәчләр белән чәй эчеп, әңгәмәне өстәл артында дәвам иттеләр.
“Көзге мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “ Принеси добро на дом” девизы астында китапханәгә йөри алмаган китап укучыларның өйләрендә булып кайттылар. Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларны, яшь бала белән өйдә утырган әниләрне вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырдылар. Мондый очрашулар китапханәчеләр тарафыннан даими үткәрелеп килә.
Бу чарага халыкка үзенең көчен һәм белемен биргән өлкәннәр чакырылган иде. Бәйрәм барышында мәктәп укучылары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан барлык чакырылган кунакларга да чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.