ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 1 сентябрьдан 30сентябрьга  кадәр “Экстремизмга – юк!” айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында, 12 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  "Без терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм һәм терроризмның бик куркыныч булын, милләтара дуслыкны тагын да ныгытырга кирәклеге турында сөйләде.

13 нче сентябрь көнне , «Варислар туган көне” уңаеннан,  5-7 нче сыйныф укучылары катнашында мәктәбебездә бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне “Алмаш” оешмасы лидерлары оештырды. Бу бәйрәм тантаналы линейка белән башланып китте, һәр отряд рапорт бирде. Бәйрәм барышында варисларның законнарын искә төшерделәр һәм төрле уеннар уйнадылар. Җиңүче отрядлар билгеләнде.

Бу халык өчен бик куркыныч хәл.  Терроризмны булдырмау өчен бик зур эшләр башкарыла. Китапханәчеләр дә  бу эштә актив катнашалар.  Алар стендлар, күргәзмәләр, папкалар эшлиләр, әңгәмә-кичәләр үткәрәләр. 12 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авыл  китапханәсендә “Нет террору” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә терроризмга карата материаллар куелды.

15 сентябрь - «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы туган көн.  Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә «Без дуслык белән көчле» дигән чара узды. Аның кысаларында 5 нче сыйныф укучылары Татарстан варислары сафына кабул ителде. Туган як тарихы, оешма кануннары буенча алар белемнәрен күрсәттеләр.

Бүген Балыклы башлангыч мәктәбендә фельдшер Хадиуллина Р.Р. укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне ясатырга тәкъдим итте ул.

12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылган “Век Татарстана” дип исемләнгән рәсем һәм шигырьләр кокурсының соңгы этабы узды. Әлеге чарада районнан мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов һәм Үзәк мәдәният йорты директоры  И.К.Валиуллиннар катнашты.

Күргәзмәдә бу проблеманың бөтен куркыныч якларын сүрәтләгән газета - журнал материаллары, экстремизм, терроризм турында мәгълүмати җыелма папкалар урын алды.

Бу күргәзмә экспозицияләренә  китаплар, плакатлар, мәгълүмати брошюралар һәм журналлардагы язмалар керде. Алар барысы да терроризм һәм аңа каршы көрәш темасына багышланды.

Аның максаты – хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Яшәү өчен көрәш” исеме астында китап күргәзмәсе эшләп куелды.

Күргәзмәгә китап укучылар өчен язучының кызыклы һәм матур хикәяләре  куелды. Һәр теләгән кеше, күргәзмәгә куелган китапларны укый алды. Ә укыган китапларны истә калдыру максатыннан күргәзмәдә кроссвордта эшләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International