Моңа бакчабызның эшчеләренең тырыш эшләве , вакытында су сибеп ,чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте.Бүген без бакчабыздан кишер җыеп алдык ,уңыш бик мул булды.Без моңа бик шат.
Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге көнгә (14.09.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 17,4 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 85%ны тәшкил итә.
Пәнҗешәмбе Олы Мишә урта мәктәбендә спорт көне. Бу көнне мәктәптә спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үтә. Укучыларыбыз физик тәрбия дәресләрендә җиңел атлетика күнегүләре ясыйлар, йөгерәләр, баскетбол уйныйлар. Мәктәбебездә һәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Ул кабызган утлар һаман янар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның турындагы язмалар урын алды.
Шул акция кысаларында 13 сентябрь көнне китапханәче Мухаметшина Гөлфия өлкәннәрнең өйләрендә булып, аларны яңа кайткан китаплар һәм газета - журналлар белән таныштырды.
Балалар авыл тирәсендәге елга-күлләр, чишмәләр тарихы белән таныштылар.Сорауларга җаваплар таптылар һәм хәрәкәтле уеннарда катнашып кызыклы мәгълүмат тупладылар.Киләчәктә елга -күлләрне һәм чишмәләрне сакларга сүз бирделәр.
6нчы сентябрь көнне, өч айга сузылган капиталь ремонт эшләреннән соң, Теләче 2нче балалар бакчасы яңадан үзенең ишекләрен ачты. Ремонттан соң балалар бакчасының бинасы тулысынча яңарды һәм матурланды. Хәзер инде балалар барлык уңайлыклары тудырылган, матур балалар бакчасына тагын да теләп йөриләр.
Казанда 2017 елның 16 сентябреннән 23 декабрьга хәтле, 11 сәүдә мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре үткәреләчәк.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак.