Чарада 514 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Дәресләргә чакырылган мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә көндәлек буенча виртуаль сәяхәт үткәреп укучыларны республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары, драматурглары, башка сәнгать әһелләре, музейлар, театр коллективлары белән таныштырдылар.
Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.
Ана "Татарстан варислар берлеге" дигэн исем бирелде. Шул вакыттан бирле бу балалар оешмасы матур гына туган конен каршы алып килә.
Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче балалар оешмаларында чаралар уздырылды. Варислар тагын бер мәртәбә барабан тавышын, файдалы эшләрне һәм учак янындагы җырларны искә төшерделәр.
2017 елның 13 сентябрь көнне Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча “Татар теле һәм әдәбиятыннан планлаштырылган нәтиҗәләр һәм белемнәрне бәяләү” темасына төбәк предмет комиссиясе экспертлары өчен республика семинары үткәрде. Әлеге семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучылары : Олы Нырсы урта мәктәбеннән Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы, Үзәк урта мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүм кызы,Теләче урта мәктәбеннән Якупова Ләйлә Мидхәт кызы катнашты.
Район мәгариф бүлегенең методистлары “Дәресләрдә белем бирү технологияләрен куллану” темасына чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә фәннәр буенча үрнәк белем минимумнары өйрәнелде һәм үзгәрешләр кертелде.
Безнең районнан катнашучылар: Якупова Резеда Зөфәр кызы – мәгариф бүлеге башлыгының укыту буенча урынбасары, Зигангараева Хәния Миннебаевна – милли мәгариф буенча методист, Җаббарова Гөлнара Назиповна – инглиз теле укытучыларының РМО җитәкчесе, Назклычев Салават Сатлыкович - Иске Җөри урта мәктәбе директоры. Конференция барышында алар түбәндәге секцияләрдә катнаштылар: "Олимпиада этапларының оештыру үзенчәлекләре", " Милли мәктәп шартларында интеллектуаль балалар белән эшләү үзенчәлекләре", "Чит телләр буенча олимпиада системасын камилләштерү".
Киңәшмәдэ мәктәпләрдә белем бирү процессынын актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм методистлары чыгыш ясады. Тикшерелә торган сораулар арасында түбәндәге мәсьәләләр каралды: мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү; мәктәптә укучыларны тукландыруны оештыру; старт контроль эшләре уздыру; сайтларны тикшерү һәм башкалар. Агымдагы уку елының беренче аена бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. алып барды.
12 сентябрь көнне район мәгариф бүлеге базасында мәктәп башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе җитәкчеләренең “Бердәм дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч сыйныфларда белемнең сыйфатын һәм эффектлылыгын күтәрү" дигән темага киңәшмәсе үткәрелде. Район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулловна киңәшмә темасы буенча, район методик берләшмә җитәкчесе Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы “Дәресләрдә белем бирү технологияләрен куллану” дигән темага чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә рус теле, математика, әдәби уку (рус телендә) фәннәре буенча үрнәк мәҗбүри белем бирү минимумнары каралды.
15 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Ул кабызган утлар сүнмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә драматургның тормыш юлы яктыртылды һәм әсәрләре куелды.
14 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте. Аның барышында 2-3 сыйныф укучылары эзтабарларга кабул ителде. Балалар СНТ тарихы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, мәктәп администрациясе әзерләгән истәлек бүләкләрен алдылар. Чарадан һәркем күтәренке кәеф белән китте.